Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кышкы чорда мунчада янгын очрагы арткан- Мунча мичен 3 сәгатьтән дә артыграк ягарга ярамый

Яңа елга аяк басарга да өлгермәдек, янгын очраклары турында шомлы хәбәрләр ишетелә дә башлады. Югыйсә янгыннардан кисәтү буенча профилактик эшчәнлекнең районда туктап торганы юк.

             10 гыйнвар көнне Уразай авылында шәхси ихатада янгын чыга. Нәтиҗәдә мунча янып бетә. Бәхеткә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

             103 санлы янгын сагы хезмәте райондашларны ут-күздән сак булырга чакыра. Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны сүндерүдә дә зур авырлыклар тудыра. Бу максатларда кулланылучы сусаклагычлар еш кына каткан, аңа юллар чистартылмаган була. Мондый җавапсызлык һәм битарафлыкның азагы бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
                    Көннәр салкын торганда тагын да игътибарлы һәм сак булыйк! Кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларыннан файдаланмыйк. Мичләрне өч сәгатьтән дә артык ягарга, күзәтүсез калдырырга ярамый.

                 Янгын булган очракта 01, 112 телефоннары аша шалтыратыгыз! Гадәти янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, сез үз милкегезне, ә бәлки гомерегезне дә саклап каласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев