Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районда вакцина ясау дәвам итә

Табиблар авыру йоктырганчы вакцина кадатып өлгерергә киңәш итә.

Коронавируска бәйле рәвештә 11 октябрьдән бик күп чикләүләр кертелгәч, вакцина ясатучылар саны артты, ди район үзәк хастаханәсенең баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Анжелика Хөсәенова.

11 октябрьгә кадәр участок хастаханәләрендә, участок амбулаторияләрендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында ясаганнарын бергә кушып, көнгә 220-240 кеше прививка алган булса, хәзер аларның саны 350 гә җитә.

-Мин инде кеше QR-код өчен генә ясатмыйдыр, ниһаять, вакцинаның кирәклеген аңлагандыр дип өметләнәм.
Сәламәтлегегезне сакласагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Прививка ясатырга килегез, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев