Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОНДА ЮБИЛЕЙЛАР ДӘВАМ ИТӘ: Өлкәннәребез гомер бәйрәмнәрен каршы ала (+ФОТОЛАР)

Озын гомерле әби-бабайлар - районыбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.

Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган райондашларыбыз башыннан үткән сынаулар. 

Бу көннәрдә Чуракай авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Флун Сәхипҗан улы Хәйдәровның да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга район Советының  аппарат җитәкчесе Альберт Индариф улы Тимиров килде. Ул юбилярга матур тәбрик сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Э.Н. Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды. 


Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Алар тормыш иптәше белән күп еллар гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Мәймунә апа 2005 елда бакыйлыкка күчкән. 

Хәзерге көнда Флүн аганың 4  оныгы, 2 оныкчыгы бар. Юбиляр оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Флун абыйның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әти, оныклары һәм оныкчыклары өчен - хөрмәтле дәү әти. 

Флун абыйны Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Рәеф
улы Хәйдәров та гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. 

Флун абыйга юбилей көнендә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Әле тагын бик күп еллар балаларын, оныклары сөендереп, сәламәт булып, тынычлыкта - муллыкта яшәргә насыйп булсын аңа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев