Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондагы 52 нче мәчет 57 нче бистәдә ачылды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Өйлә намазын "Бүләк" мәчетендә укыганнан соң, райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар 57 нче бистәгә 52 нче мәчетне ачарга килде. Аны районга игелекле эшләре белән ярдәмләшеп яшәүче "Протон-Н" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов гаиләсе һәм туганнары белән бергәләп төзеде. Актанышка Казан юлыннан кергәндә иң беренче булып каршы алучы юл мәчетен дә төзеткән иде...

Өйлә намазын "Бүләк" мәчетендә укыганнан соң, райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар 57 нче бистәгә 52 нче мәчетне ачарга килде. Аны районга игелекле эшләре белән ярдәмләшеп яшәүче "Протон-Н" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов гаиләсе һәм туганнары белән бергәләп төзеде.
Актанышка Казан юлыннан кергәндә иң беренче булып каршы алучы юл мәчетен дә төзеткән иде Ренат Наил улы. Мәртәбәле кунак буларак катнашучы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге хакта искә алып, "ишегенә бик тә куелмаган, һәрвакыт юлчы өчен ачык булучы мәчет", диде. Ренат Наил улы Актаныш чигенә - Башкортостан ягына чыгып киткән юлга да юл мәчете төзергә ниятләп, төзелеш материалларын кайтарган инде.
Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын ирештереп, мәчетнең имамы Раушан Хөснетдиновка - чапан; район башлыгы Фаил Камаев "Протон-Н" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдиновка хезмәтләре, игелекле эшләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, мәчеткә - тузан суырткыч, кайткан мөхтәрәм кунакларыбызга истәлек бүләкләре һәм Актаныш чәкчәген тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев