Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондагы хат ташучылар хөрмәтләнде

30 ноябрь көнне район почта элемтәсе үзәге бинасында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Анда Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнашты. Бер яртыеллыкка газета-журналларга яздыру кампаниясе төгәлләнергә дә өлгерми, икенче яртыеллыкка яздыру башлана. Шулай итеп, хат ташучылар...

30 ноябрь көнне район почта элемтәсе үзәге бинасында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Анда Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнашты.
Бер яртыеллыкка газета-журналларга яздыру кампаниясе төгәлләнергә дә өлгерми, икенче яртыеллыкка яздыру башлана. Шулай итеп, хат ташучылар өчен ел әйләнәсе урак өсте дисәк тә, ялгыш булмас. Заманалар үзгәргән саен абунәчеләрнең дә холык-фигыле үзгәрә.
Күпләр инде почта бүлекчәләренә барып, газета-журналларга язылуның ни икәнен дә белми. Яшьләр интернеттан файдалана. Тик өлкән буын вәкилләре әле хәзер дә көн саен хат ташучыларның почта өләшүен тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп көтеп ала. Бераз соңга калсалар, тәнкыйть утына да тотарга күп сорап тормыйлар. Әйе, алар өчен хат ташучылар көтеп алынган кунактай кадерле. Кирәкле түләвен дә түли, вакыты җиткәч, бәясе артты дип тормый, яраткан басмасына да языла.
Ләкин соңгы елларда хат ташучылар өйдән-өйгә кереп, абунәчеләр белән аралашмый башлады. Нәтиҗәдә шуларны көтеп, газета-журналларга языла алмыйча калучылар да күбәйде. Шуның өчен, элеккеге матур гадәтне кире кайтарырга иде. Бу хакта Илназ Хөҗҗәтов та басым ясап әйтте.
Бүгенге көндә почта бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру бара. Район буенча 24240 данә вакытлы матбугат чарасына яздыру планы куелган булса, 30 ноябрьгә шуның 40.2 процентын үтәгәннәр. Абунәчеләр аеруча "Актаныш таңнары", "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарына яратып языла икән. Подписка барышында Чалманарат, Олыимән, Теләкәй, Зөбәер почта бүлекчәләре яхшы эшли, ә Пучы, Иске Сәфәр, Такталачык, Уразай почта бүлекчәләренә әле эшләрен активлаштырасы бар.
- Газета-журналларга яздыру буенча эшне җанландыра башладык. Хат ташучылар белән бу хакта даими сөйләшүләр алып барабыз. 2016 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына 3000гә якын абунәче язылды инде. Әле тагын язылырлар дип ышанабыз. Подписка авыррак булган авылларга барып, халык белән очрашулар оештырабыз. Газета-журналларга ташламалы бәядән яздыру декадаларын абунәчеләр аеруча ярата. Бу вакытта язылучылар саны да арта, - ди район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Альберт Шәйгалләмов.
Бүләкләү тантанасында Илназ Хөҗҗәтов 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына иң күп яздырган почта бүлекчәләренә, хат ташучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Почта бүлекчәләре арасында Чалманарат (Гөлфинә Кашапова), Олыимән (Гөлнар Сабирова), Татар Ямалы (Раушания Камалова) алдынгылыкка чыктылар. Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Зинфира Мәгъдәнурова, Нурия Басыйрова, Гөлниса Мифтахова, 100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар буенча Чалманараттан Дилара Исламова, Татар Ямалыдан Гөлназ Хәйруллина, Адайдан Гүзәлия Хәмидуллина, 100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар буенча Иске Байсардан Фираса Зарифуллина, Уразайдан Флүсә Гарипова, Әтәстән Нурия Гыймазетдинова җиңүче дип табылды.
Илназ Хөҗҗәтов барлык хат ташучыларга да рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде. Район халкын мәгълүматлы итүдә киләчәктә дә бергә эшләргә язсын дип теләде.
Хат ташучыларыбыз армый-талмый хезмәт куйганда райондашларыбыз вакытлы матбугат чараларыннан өзелмәс, район, республика яңалыклары белән даими танышып барыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев