Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашларыбыз 4-10 декабрь аралыгында нинди "батырлыклар" эшләгән?

Актанышта 4-10 декабрь аралыгында теркәлгән тәртип бозулар: - Иске Богады авылында яшәүче 1985 елгы ир-ат, тормыш иптәшенә сугып, тән җәрәхәтләре ясый. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. - 5 декабрь көнне Актаныш авылында яшәүче гражданка интернет-кибет аша курткага заказ бирүе, тиешле вакыт эчендә товарның кайтмавы турында хәбәр итте. Оператив хезмәткәр тарафыннан...

Актанышта 4-10 декабрь аралыгында теркәлгән тәртип бозулар:
- Иске Богады авылында яшәүче 1985 елгы ир-ат, тормыш иптәшенә сугып, тән җәрәхәтләре ясый. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
- 5 декабрь көнне Актаныш авылында яшәүче гражданка интернет-кибет аша курткага заказ бирүе, тиешле вакыт эчендә товарның кайтмавы турында хәбәр итте. Оператив хезмәткәр тарафыннан интернет-сатучы ачыкланып, зыян күрүчегә акчасы кайтартылды.
- 7 декабрь көнне Яңа Әлем авылында яшәүче гражданнан туганын табып бирүдә ярдәм сорап полиция бүлегенә хәбәр керде. 2 декабрь көнне Яңа Әлем авылында яшәүче 1966 елгы ир-ат өеннән чыгып китә, туганнары аның белән элемтәне югалталар. Эзләнүдә булган граждан оператив хезмәткәрләр тарафыннан ачыкланып, өенә кайтарылды. Сәламәтлеге һәм гомеренә зыян килмәгән.
- 10 декабрь көнне Такталачык авылында яшәүче гражданка билгесез шартларда өеннән кәрәзле телефоны югалу турында хәбәр итте. Эзләү барышында телефонны урлаучы ачыкланды. Ирмәш авылында яшәүче, 1994 елгы граждан оператив хезмәткәрләр тарафыннан Актаныш авылында тоткарланды.
- 10 декабрь көнне Киров авылында яшәүче ир-атның өеннән билгесез кеше кәрәзле телефон һәм банк картасы урлый. Эш барышында участок вәкиле тарафыннан карак ачыкланды, ул шул ук авылда яшәүче, 1971 елгы граждан булып чыкты.
- корал белән бәйле кагыйдәләрне бозган өчен Иске Айман һәм Меңнәр авылларында яшәүче ике гражданнан утлы ау кораллары алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев