Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбыз Раиф Әюп улы Йосыпов вафат

Бар гомерен халык арасында, алар мәнфәгатен кайгыртып үткәргән, көчле оештыру сәләтенә ия мөхтәрәм зат иде ул.

Озак еллар төрле җаваплы урыннарда эшләгән, күп дәүләт бүләкләренә, орден һәм медальләргә ия Раиф Йосыповның йөрәге 84 яшендә тибүдән туктады. Бар гомерен халык арасында, алар мәнфәгатен кайгыртып үткәргән, көчле оештыру сәләтенә ия мөхтәрәм зат иде ул. 

Яңа Җияш авылында туып-үскән егет 1951-1953 елларда Татар Әҗбие, Чат җидееллык мәктәпләрендә укыта. 1953-1955 елларда армия сафларында ил алдындагы бурычын үти. 1959-1964 елларда Актаныш, Минзәлә комсомол райкомнарының I  секретаре булып эшли. 1964-1968 елларда Актаныш партия райкомының оештыру бүлеге мөдире, халык контроле вазифаларын башкара. 1968-1970 елларда – Горький шәһәре Югары партия мәктәбендә белем ала. 1971-1982 елларда – халык контроленең Яр Чаллы шәһәр комитеты рәисе урынбасары. 1994 елдан 1999 елга кадәр халык депутатларының Яр Чаллы шәһәр Советы башкарма комитеты депутат контроле комиссиясе рәисе вазифасын башкара. 

Реклама

Тормыш иптәше – Татарстанның атказанган укытучысы Инсия Дәүләтхан кызы белән ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. 

Раиф Йосыповның башкарган эшләре онытылмас. Аның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык, сәламәтлек телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X