Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбыз, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ягъфәр Гыйбадуллин вафат

Бүген озак еллар район авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган, җитәкче вазыйфалар башкарган Ягъфәр Гыйбадуллин вафат булды.

Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итә. Энгель Нәвап улы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашкан, Ягъфәр Гыйбадуллинның районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә тирән эз калдыруын әйткән.

Ягъфәр абый соңгы елларда Түке авылында гомер кичерде. Туган авылы Илтимердә туып-үскәннәрне бергә җыйнап, бер йодрыкка туплап тотучы булды. Илтимер- юккан чыккан авыллар исемлегендә иде.

Ягъфәр Мансур улының авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын!

Реклама

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X