Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбыз Асия Хәйретдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте (ФОТОЛАР ДА БАР)

Бүген, 16 март көнне, Яңа Әлем авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче тыл ветераны, 40 елга якын хезмәт стажына ия мөхтәрәм зат Асия Касыйм кызы Хәйретдинова үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 90 яше тулган әби-бабайларны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район...

Бүген, 16 март көнне, Яңа Әлем авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче тыл ветераны, 40 елга якын хезмәт стажына ия мөхтәрәм зат Асия Касыйм кызы Хәйретдинова үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
90 яше тулган әби-бабайларны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәчен тапшыру Актанышта күптән традициягә әйләнде.
Бүгенге юбилярны да олуг бәйрәме белән район җитәкчелеге шул рәвешле тәбрикләде. Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев Асия Касыйм кызына бүләкләрне тапшырып, аңа изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев