Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбыз – Кайбычта прокурор

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы нигезендә райондашыбыз Руслан Бәйрәмгали улы Заһретдинов Кайбыч районы прокуроры итеп билгеләнде. Руслан Заһретдинов 1980 елның 26 октябрендә Актаныш авылында дөньяга килә. Актанышның 1 нче урта мәктәбендә белем алып, аны алтын медаль белән тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый. 2004 елдан...

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы нигезендә райондашыбыз Руслан Бәйрәмгали улы Заһретдинов Кайбыч районы прокуроры итеп билгеләнде.
Руслан Заһретдинов 1980 елның 26 октябрендә Актаныш авылында дөньяга килә. Актанышның 1 нче урта мәктәбендә белем алып, аны алтын медаль белән тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый. 2004 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы прокуроры урынбасары булып эшләде. Өйләнгән, тормыш иптәше Ирина белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.


- Юстиция кече киңәшчесе Руслан Заһретдинов прокуратура органнарында яңа кеше түгел. Әле шушы араларда гына Россия Генераль прокуратурасы академиясендә белемен күтәреп кайтты. Яңа вазифасында да уңышлар телим аңа,- диде Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, аны Кайбыч халкы белән таныштырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев