Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбыз Леонард Әхмәдиев хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды

Март аеның беренче көнендә Мари Суыксу авылы халкы авылның батыр улы Әхмәдиев Леонард Риф улын соңгы юлга озатты. Ул хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга 10103 хәрби частьнең диңгез пехотасы хезмәттәшләре дә килгән иделәр. Мин аларга сугышчан иптәшләре турында истәлек язарга дип вәгъдә биреп ышандырып калсам...

Март аеның беренче көнендә Мари Суыксу авылы халкы авылның батыр улы Әхмәдиев Леонард Риф улын соңгы юлга озатты. Ул хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган.
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга 10103 хәрби частьнең диңгез пехотасы хезмәттәшләре дә килгән иделәр. Мин аларга сугышчан иптәшләре турында истәлек язарга дип вәгъдә биреп ышандырып калсам да, нишләптер кулым күтәрелмәде.
Безгә Леонард бу юлы да кире кайтыр кебек иде. Чечня республикасында хәрби бурычын үтәп ике тапкыр кире кайткандагы кебек. Ә ул анда террористик төркемнәрне юк итү буенча катлаулы операцияләрдә катнаша иде.
Кайтыр да, безнең белән күрешеп тыйнак кына елмаер кебек иде. Үзенең зәңгәр күзләре белән шаян гына карап: "Кызлар, ә сезнең хәлләр ничек монда?", - дип сорар кебек иде. Һәм без аның белән тагын бик озак сөйләшеп утырыр кебек иде. Тормыш турында, якташлар турында. Ләкин, юк, бу юлы алай булмады!
Леонард кыска, ләкин ялкынлы тормыш юлы үтте. Күкне ярып үткән атылган якты йолдыз кебек булды аның тормыш юлы. Аның бар тормышы - ватанга хезмәт итү булды. Ул Риф һәм Дарья Әхмәдиевлар гаиләсендә бишенче төпчек бала иде.
Леонард 1973 елның 26 ноябрендә туган. 17 яшенә кадәр аның тормышы башка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормады. Гаиләдә аны кече яшеннән үк хезмәтне яратырга өйрәттеләр. Мал карау, йорт тирәсендәге башка эшләр аңа йөкләнелгән иде. Спорт, физик эш белән шөгыльләнү Леонардка физик яктан нык егет булып үсәргә ярдәм итте. РФ Хәрби Көчләрендә хезмәт итүен тәмамлагач командование аны Ватанга хезмәт итүне алга таба да дәвам итәргә күндерде.
Махсус хәрби әзерлек үткәч аны терроризмга каршы төркем составында Чечня Республикасына җибәрделәр. Ул анда 2003-2007 елларда хезмәт итте.
Тәкъдир аңа шәхси тормышында кыска гына бәхет бүләк итте. Чираттагы бер отпускасы вакытында ул сөйкемле чибәр кыз Елизавета белән танышып гаилә корып җибәрде. Елизавета аңа тугры тормыш юлдашы булды, Ходай аларга соклангыч ике бала бүләк итте: Дарья һәм Данилны. Леонард, хатыны соравын тыңлап, хәрби хезмәтен граждан хезмәтенә алыштырды, ул ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли башлады. Алар башка кешеләр кебек тыныч тормышта яшәргә, балалар үстерергә теләделәр. Квартира сатып алдылар, Леонард буш вакытын балаларын тәрбияләүгә багышлады.
Ләкин Леонард тыныч тормыш өчен яралган кеше түгел иде. Ул хәрби тормышка ияләнгән кеше, тыныч тормышка күнегә алмады. Хатыны Лиза, иренең мондый тормышта интегүен күреп, йөрәге сыкранып булса да, аны тагын хәрби хезмәткә җибәрергә риза булды. Леонард 2016 елны 10103 хәрби частьнең диңгез пехотасында хезмәт итә башлады. Хезмәт итү вакытында алар «Академик Ковалев» корабленда иксез-чиксез киң ватаныбызның бер кырыеннан икенче кырыена кадәр командировкада йөри иделәр: Камчатка ярымутравыннан Мурмански шәһәренә кадәр.
Хатыны Лиза, кызы Дарья, улы Данил аның кайтуын көтә иделәр. Ләкин, 2018 елның 20 февралендә Леонард Риф улы Әхмәдиев хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак була.
Исәнбаева Роза Ислам кызы. Алгебра һәм геометрия укытучысы: "Ул тыныч, киң күңелле бала иде. Мин аңа өй эшләрен эшләп килмәгән яки тәртипсезлеге өчен кайчан да булса кисәтү эшләгәнемне хәтерләмим. Ул алгебра һәм геометрияне җиңел үзләштерә иде. Өйгә бирелгән биремнәрне башкарып килә иде. Гадәттән тыш тыйнак, сабыр кеше иде. Алтынчы сыйныфта укыган вакытта аның әнисе нык кына авырып китте. Ул бу кайгыны бик сабыр кичерде, әле бала гына булса да, бар кичерешләрен дә эчендә тотты, сиздермәскә тырышты. Ләкин бу балага караганда аңа бик авыр икәнлеге күзгә бәрелеп тора иде, ул бик борчыла, кайгыра иде. Аның бу сабырлыгы шул вакытта ук мине шаккатырды. Мин үзем хәзер Сургутта яшим, шулай да авылдагы хәлләрне белеп торырга тырышам. Леонардның вафатын ишетү бик авыр булды миңа. Мин аны һәрвакыт җылы хисләр һәм хөрмәт белән искә алам. Бик кызганыч... Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашырга телим".
Галиев Эдуард Әмирҗан улы. Мәктәп директоры, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы: "Мәктәп партасында утырган вакытта ук Леонард үзен хәрби буларак күз алдына китерә иде. Хәрби разведчик итеп. Кече яшьтән үк үзен хәрби хезмәткә ныклап әзерләде. Спортның көч төрләре белән актив шөгыльләнде, төрле спорт ярышларында призлы урыннар яулый иде. Соңгы хезмәт иткән батальонында ул гер спорты буенча беренчелекне яулады. Аларның сыйныфы башка сыйныфлардан нык аерылып тора иде, күпләре үзләрен лидер итеп хис иттеләр, шуңа да егетләр арасында эләгешеп алулар еш булды. Тормыш күрсәтте: егетләрнең кайберләре тормыш сынауларын үтә алмыйча егылып калдылар, социаль баскычтан түбән тәгәрәделәр, тик күпләре чынлап та бу тормышта лидерлар булып киттеләр".
Мосолов Станислав Александрович . Авылдашы, күршесе: "Леонард безнең тирәдә яшәүчеләр арасында аерылып торган егет иде. Яшь чагында сугышырга яратты. Ул аннан ләззәт ала иде һәм үз тактикасы буенча сугышты. Башта егетләрнең ничек сугышуларын карап тора да, аннары пычранмасын дип, күлмәген салып ташлап сугышканннарның уртасына ук кереп сугыша башлый иде. Таза-таза егетләрне песи балалары кебек алып кына ыргыта иде Леонард. Гәрчә кайвакыт аның үзенә дә нык кына эләккәли иде. Шулай да ул йодрык сугышыннан чамасыз ләззәт ала иде".
Елизавета Әхмәдиева. Хатыны. Ольга Буканова. Кайнанасы. Данил һәм Дарья Әхмәдиевларның әбисе. "Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән 10103 частьта хезмәт итүчеләргә, аның полкташларына, Яр Чаллы, Актаныш районы хәрби комиссариатларына, Мари Суыксу авылы халкына, авылның рухи карты Галиев Валерий Репиновичка, сөекле ирем, киявем, әтиебез Әхмәдиев Леонард Риф улын соңгы юлга озаткан вакытта мораль һәм матди ярдәм, кайгыбызны уртаклашуда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен үзебезнең гаилә исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аеруча Әхмәдиев Регина һәм Георгийларга, Әхмәдиев Родион, Лера, Лероннарга, Галиев Надежда һәм Владларга, Шәйхиев Илшатка, башка туган һәм якыннарыбызга, хәлебезгә кереп безнең тирән кайгыбызны үз кайгылары кебек кабул иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез бар, якыннарыбыз бар, туганнарыбыз бар, рәхмәт сезгә бу дөньяда булганыгыз өчен, авыр вакытта ярдәм кулы суза белгәнегез өчен".
Регина, Георгий, Лерон, Лера, Родион Әхмәдиевлар: "Хатыны һәм кайнанасы сүзләренә кушылып без дә кайгыбызны якын кабул итүегез, мораль яктан ярдәмегез өчен Мари Суыксу авылының бар халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Халык аны онытмаган вакытта, герой һәрвакыт исән. Леонард Риф улы да безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Әхмәдиев Леонард Риф улының данлы тормышы үсеп килүче буынга үрнәк һәм өлге. Ватан ул - әни кебек, һәркем өчен бер генә. Ул - һәркемнең күңелендә. Ә Ватанны саклау - аның данлы уллары җилкәсендә. Леонард Риф улы кебек уллары җилкәсендә.
Без Леонард Рифовичның үз халкының данлы улы булуы белән чиксез горурланабыз.
Аның бар тормышы - Ватанга хезмәт итү булды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев