Актаныш

Райондашыбыз Мосабиров Фирдәвис Биктимер улы вафат

Почет билгесе ордены кавалеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, сәнгатьтә тирән эз калдырган Фирдәвис Биктимер улы Мосабиров арабыздан китте. 75 яшендә дә ул иң актив ветераннарыбызның берсе иде. Соңгы көненә кадәр көр күңелле, тормыш сөючән булды, үзешчән сәнгатьтә катнашты, ветераннар өчен үткәрелгән чараларның үзәгендә кайнады....

Почет билгесе ордены кавалеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, сәнгатьтә тирән эз калдырган Фирдәвис Биктимер улы Мосабиров арабыздан китте.
75 яшендә дә ул иң актив ветераннарыбызның берсе иде. Соңгы көненә кадәр көр күңелле, тормыш сөючән булды, үзешчән сәнгатьтә катнашты, ветераннар өчен үткәрелгән чараларның үзәгендә кайнады.
Фирдәвис Мосабиров тумышы белән Яңа Байсар авылыннан. 1942 елның 9 мартында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алу хыялын тормышка ашыра. Максим Горький исемендәге Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын 1964 елда тәмамлый. Хезмәт биографиясен Минзәлә районы "Яңа юл" хуҗалыгында баш агроном булып башлый. Армия хезмәтен үти. Аннары туган төбәгенә кайта. 1966-1970 елларда "Айман" совхозында агрономия цехын җитәкли.
4 ел район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном вазифасын башкарырга туры килә. Монда ул үзен оста оештыручы, кешеләр белән уртак тел таба белүче итеп таныта. Тырышлыгына, җаваплылыгына күрә тагын да мөһимрәк яңа вазифа йөклиләр.
1974 елда аны Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Хуҗалыкны 9 ел җитәкли. Агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы район комитеты секретаре булып 3 ел эшләгәннән соң, 80 нче Актаныш һөнәри белем бирү училищесына күчә. Директорның укыту-җитештерүгә өйрәтү буенча урынбасары була.
Лаеклы ялга чыккач та тик торуны күз алдына китерә алмады. Соңгы көннәренә кадәр шәхси оешмада эшләвен дәвам итте.
Фирдәвис Мосабиров кайда гына хезмәт куйса да, эшне сәнгать белән бәйли.
Ул - "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамблен оештыручыларның берсе һәм аның иң беренче солисты. Белгечлеге буенча - җир белгече. Гомер буена җирне һәм сәхнәне бертигез яратты. Совхозда чагында да, район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып, районның игенчелек тармагын үстерү, басу-кырлардан мул уңыш алу юнәлешендә армый-талмый эшләгәндә дә сәхнәне ташламады.
Хуҗалык белән җитәкчелек итү еллары да аны бу яраткан шөгыленнән читләштерә алмады. Фирдәвис Биктимер улы яшьләргә үзе биюләр өйрәтте, бию костюмнары тектерде. Ул елларда Ленин исемендәге хуҗалыкның үзешчән сәнгать коллективы берничә тапкыр район смотрында лауреат исемен алды.
Һөнәр училищесында яшьләрне иген игү серләренә төшендергән елларда исә булачак игенчеләрне тормышны, сәнгатьне яратырга өйрәтте. Үзе дә сәхнәдән төшмәде. Җыр-бию коллективлары белән Казан сәхнәләрендә чыгыш ясады.
"Хезмәттәге батырлык өчен", "В.И. Ленинның 100 еллык юбилее" медальләре, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән. "РСФСРның авыл хуҗалыгында ярыш отличнигы", үзешчән сәнгатьне үстерүдәге уңышлар өчен лауреат дипломнары да хезмәтенә лаеклы бәя.
Фирдәвис Мосабировның урыны оҗмахта булсын. Аның гаиләсенең, якыннарының һәм барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык, түземлек һәм сәламәтлек телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: