Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районкүләм өмәләр кайчан көтелә?

Актаныш авыл Советында санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында башкарыласы эш планнары расланды. 23 апрельдә һәм 21 майда тирә-якны җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырылачак. Шулай ук һәр атнаның җомгасында һәр оешма-предприятие үз территориясе янын чистартуны оештырырга тиеш. Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча районда игълан ителгән икеайлык чараларында...

Актаныш авыл Советында санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында башкарыласы эш планнары расланды. 23 апрельдә һәм 21 майда тирә-якны җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырылачак. Шулай ук һәр атнаның җомгасында һәр оешма-предприятие үз территориясе янын чистартуны оештырырга тиеш.
Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча районда игълан ителгән икеайлык чараларында Актаныш авылында яшәүчеләрне һәм район үзәгендәге оешма-предприятие коллективларын актив катнашырга чакырабыз.
Алда торган бурычлар:
- җирлектә гомуми халык катнашуын тәэмин итеп, үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, урам юлларын, кварталларны чүп-чардан арындыру, төзү-төзекләндерү, урамнардагы ком өемнәрен, төзелеш материалларын, төрле техниканы алып бетерү;
- чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү, чүп контейнерлары куела торган мәйданчыкларны ремонтлау, яңаларын ясау;
- шәхси хуҗалыклар һәм күпфатирлы йортлар, медицина, сәүдә, мәдәни-агарту, мәгариф һәм социаль-көнкүреш учреждениеләре тирәсеннән, чүп савытларыннан көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны вакытында алдыруны тәэмин итү буенча чаралар күрү;
- ял паркларын тәртипкә китерү, ремонт эшләре башкару;
- Нөркә, Бүләк урманнарын һәм яңа урман полосаларын чистарту;
җирлектәге агачларга, куакларга, барлык төр үсемлекләргә ревизия ясап чыгу, шул нигездә, яңаларны утырту һәм койма белән әйләндереп алу;
- зиратларны, су чыганакларын тәртипкә китерү;
- урам коймаларын, йортларның тәрәзә рамнарын буяу;
һәр оешма, предприятие, җәмәгать оешмалары, торак йортлар яннарында, скверларда, махсус схема нигезендә, чәчәкләр утырту өчен кара балчык кайтарып урыннар әзерләү һәм утырту;
- балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, яңаларын ясау.
Һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне һәм табигатьне тәртипкә китерүгә өлеш кертсен. Әлеге район күләмендә уздырыла торган чарада һәммәгезне дә актив катнашырга чакырабыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев