Реклама
Уразай мәктәп яны "Акчарлак" лагерендә 18 бала ял итә. 2 июнь көнне аларга кунакка килгән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы бүлеге башлыгы Рәсимә Сәетованы балалар да, укытучылар да ачык йөз белән каршы алды. Көн җылы, күктә - кояш, җирдә алтын-сары тузганаклар елмая, кошлар сайрый, бал кортлары...
Уразай мәктәп яны "Акчарлак" лагерендә 18 бала ял итә. 2 июнь көнне аларга кунакка килгән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы бүлеге башлыгы Рәсимә Сәетованы балалар да, укытучылар да ачык йөз белән каршы алды. Көн җылы, күктә - кояш, җирдә алтын-сары тузганаклар елмая, кошлар сайрый, бал кортлары безелди... Матур! Шушы матурлыкта балалар Рәсимә апаларының юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр, транспорт чаралары турында табышмаклар әйтеште, пазллардан юл билгеләрен төзеде, кроссвордлар чиштеләр. Һәммәсе дә тырышты, белгәннәрен күрсәтергә ашыкты. Бүләккә Рәсимә Сәетова пазллар һәм методик ярдәмлекләр, балаларга исә яктылык кайтаргыч значоклар өләште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз