Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз – аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү.  Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Ә шушы күркәм гадәтләргә өйрәтүне гаиләдә әниләрдән, хатын-кызлардан да остарак башкаручы юк. Алар – киләчәк буынга әхлак-тәрбия бирүчеләр.  Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык, бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев