Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызның миһербанлы һөнәр ияләренә Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды (исемлек һәм фотолар)

Югары һөнәрмәнлек күрсәткечләре һәм 8 июнь, социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан районыбызның социаль яклау хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Бүләкләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.

       Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  Актаныш муниципаль  районы Башлыгының   мактау грамотасы белән “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль хезмәт буенча белгече Гыйльмуллина Динара Наил кызы, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  Актаныш муниципаль  районы Башлыгының рәхмәт хаты белән “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Киров авылы социаль хезмәткәре Кадиханова Миңнезөһрә Сөләйман кызы бүләкләнде.

           Район пенсия фондының эксперт белгечләре Алмазия Хәкимова район башлыгының Мактау кәгазе, ә Гөлгенә Әкрәмова район башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.  

 


                Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  “Һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәт" белән “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Татар Ямалысы авылы социаль хезмәткәре Закирова Дилара  Фарис  кызы, Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  Актаныш муниципаль районындагы 5 санлы бүлеге белгече Андерьянова Роза Нәкыйп кызы бүләкләнде.  
 

               Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы белән “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге баш хисапчысыХәләфетдинова Альфира Риф кызы, 
“Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Адай  авылы социаль хезмәткәре Мөхәммәтханова Рәзифә Рафаэль кызы,  
“Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Актаныш  авылы социаль хезмәткәре Кузьмина Гөлшат Насыйбулла кызы, “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чалманарат  авылы социаль хезмәткәре Исаева Кадрия  Әмиршәех кызы, “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Олыимән  авылы социаль хезмәткәре Әюпова Гүзалия  Өлфәт кызы, “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Колын  авылы социаль хезмәткәре Сираева Кифая Вәгыйзь кызы, “Игелек үзәге” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чат  авылы социаль хезмәткәре Камалетдинова Гөлфидә Динәис кызы
бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев