Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызның X сыйныф егетләре хәрби җыенда катнаша

     Хәрби җыен Россия Федерациясендәге барлык югары сыйныф укучылары өчен оештырыла. Шул исәптән Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф егетләре бүген кадет-интернат базасында хәрби дәресләр ала. 

   
               Хәрби җыенның барышы белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов танышты. Энгель Нәвап улы ир балалар өчен бу чараның әһәмияте зур дип бәяләде:

- Егетләр җыенда хәрби юнәлешләр буенча беренче тапкыр белем-күнекмәләр алалар,  укучыларны 35 сәгатьлек программа буенча укытачаклар.  Мондый чаралар егет кешене физик яктан чыныктыра, чын ир кешеләр итеп тәрбияли. Кадет мәктәбе районда хәрби әзерлек буенча безнең иң көчле база булып тора, биредәге педагоглар да тәҗрибәле. 

 

           Хәрби җыенда катнашучыларны кадетлар күрсәтмә чыгышлар белән сәламләде.

Барабанчы кызлар-егетләр башкаруындагы композиция  хәрби-патриотик рух тудырды.

             Укучыларны район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та әлеге җыен уңаеннан котлап, уңышлар теләде.

Егет кешенең туган илен сакларга һәрвакыт әзер булырга тиешлеген әйтте. Украинада барган хәрби хәрәкәтләргә армия сафларына алынган егетләрнең җибәрелмәвен белдерде. Мондый операцияләргә бары контракт нигезендә хезмәт итүчеләр чакырыла. 

           Хәрби җыен вакытында укучылар  утлы һәм тактик әзерлек үтәләр. Турникта күтәрелү, хәрби нормативлар тапшыру белән беррәттән хәрби устав, хәрби тормышка кагылышлы башка кануннар белән дә таныштырачаклар.

Кадет-интернат мәктәбенең патриотик тәрбия бирү буенча директор урынбасары Дамир Фәрухшин җыенда укучыларны тукландыруның бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

Мәктәп базасында өйрәнүләр өчен мөмкинлекләр зур: ишек алдында заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыгы,  каршылыклар полосасы бар. Тактик өйрәнүләр өчен укучылар Сөн буендагы яланга баралар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев