Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбыз әниләре хөрмәтләнде (+ФОТОЛАР)

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен, Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә, Россиядә Әниләр көне буларак билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, районыбыз әниләрен 27 ноябрь көнне зур бәйрәм чарасында хөрмәтләделәр, бала үстерү, тәрбияләү кебек изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. - Районыбыз икътисадын үстерү, тормыш шартларын яхшырту...

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен, Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә, Россиядә Әниләр көне буларак билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, районыбыз әниләрен 27 ноябрь көнне зур бәйрәм чарасында хөрмәтләделәр, бала үстерү, тәрбияләү кебек изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
- Районыбыз икътисадын үстерү, тормыш шартларын яхшырту максатыннан бик күп эшләр эшләнә. Яңа йортлар салу, юллар төзелеше, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары булдыру, төзекләндерү буенча зур тырышлык куябыз. Болар һәммәсе - тормыш зарурияте, әмма яшәеш өчен иң мөһиме - җан, калеб тәрбиясе. Балаларның камил рухлы булып үсешендә гаилә ныклыгы иң мөһим урынны тота. Ә гаилә ныклыгы әниләр ныклыгына таяна, - диде район башлыгы Фаил Камаев, сәхнәгә күтәрелгәч.
Залда утыручы әниләргә бәйрәм котлауларын юллап, ул "Наратлы" хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, ире Рәис белән дүрт ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергән Гөлнур Насретдиновага, ТР Президентының 2015 елның 16 ноябрендә кул куйган карары нигезендә, дәүләт бүләге - "Ана даны" медален тапшырды.
Бардыр тегәрҗепләрем, чигү чигәрлекләрем
Бәйрәмгә килүчеләр мәдәният сарае фойесындагы балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы кыз-малайларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәне сокланып һәм нәниләренә рәхмәт хисләре белән карадылар. "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныштагы бүлекчәсе оештырган әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә әллә каян үзенә чакырып, җәлеп итеп тора иде.
- Оешмабызның төп максаты - ата-ана һәм бала хокукларын яклау, намуслы балалар тәрбияләү, җәмгыятебездә һәм гаиләдә хатын-кызның ролен күтәрү, үстерү. Мөслимәләр берлеге тарафыннан, китапханәләрдә оештырылучы чаралар, оста куллы хатын-кызлар, апаларны барлавыбыз - һәммәсе шушы максатта эшләнә. Шушы осталыкны, халкыбыз күңеленең уңмас бизәк-сурәтләрен дәвамчыларыбызга да тапшыра, өйрәтә алсак иде, - дип сөйләде оешманың Актаныштагы бүлекчәсе
җитәкчесе Айгөл Галимҗанова. "Сабантуй батырына чиккән сөлгем - бүләгем" һәм "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - кулъяулыгым" кул эшләре бәйгеләрендә җиңүче калган, Түке авылыннан Бания Гыйлметдиновага һәм Актаныштан Илиза Хәкимовага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер
Гаиләләрендә ишле уллар яки кызлар гына үстергән әниләрне аерып хөрмәтләделәр бәйрәмдә. Кәзкәй авылыннан 9 кыз бала үстереп, канат куеп очырган Мияссәмә Рәшитова, Тәкмәк авылыннан 7 кызга гомер биргән Нәсимә Хаҗиева, Табанлыкүлдән 4 кыз үстерүче Әлфия Хәсәнова; Куян авылыннан 5 улга әни Лена Ялалова, илгә 4 арыслан егет үстергән, Яңа Әлем авылыннан Флүсә Әхмәдуллина,
4 улга канат ныгыткан, Мари Суыксу авылыннан Илсөяр Арсланова турында Актаныш телевидениесе көче белән әзерләнгән сюжетлар тәкъдим ителде.
- Кайсы гына тармакта көч куймый хатын-кызларыбыз - елның 365 көнендә игътибар сораучы авыл хуҗалыгы булсынмы, мәгариф яки медицина, мәдәният тармагымы, башка төр хезмәтме - берсендә дә сынатмыйлар. Без сезгә хезмәттә дә таянабыз, әни буларак куйган олы хезмәтегез өчен дә зур рәхмәтлебез. Илнең киләчәге бүгенге балалар тәрбиясенә бәйле. Димәк, сезнең кулда - ил киләчәге, - дигән бәһале сүзләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова бу әниләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бер бәби көткәндә ике бәби алып кайткан, өй түренә берьюлы ике бишек элгән әниләрне игезәк кыз-уллары белән сәхнә түренә дәштеләр. Бәби көтү бәхетеннән нурланып йөрүче әниләрне дә түргә чакырып, изге теләкләр белән дога китаплары тараттылар. Әлбәттә, һәрбер әнигә матур ап-ак чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ихлас күңел, ак ниятләр, саф теләкләр төсендәге ак чәчәкләр.
Тапкан ана түгел, баккан ана
Табу бер кыен, багу мең кыен, диләр. 9 ай күкрәк астында йөртеп, җаныңның бер өлеше булып яралган нарасыйның һәр хәрәкәт-тибешен сизеп-тоеп йөреп тә, дөньяга килү белән аннан баш тарткан, яки үстерсә дә, тәрбия бирмәгән, гаилә ышыгында җылытмаган әниләр дә, кызганыч, арабызда җитәрлек.
- Табигать шулай яраткан: һәр әнигә үзенең баласы якын, кадерле. Әмма бу турыда онытып җибәргән хатын-кызлар да бар. Әнисе нинди генә булмасын, бала барыбер аңа омтыла. Үзенең аналык вазифаларын онытып җибәргәннәргә искә төшерү, аңлату, аларны туры юлга бастыру буенча безнең Игелек үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе үзенең саллы өлешен кертә. Әниләре тарафыннан балалар ягымлы караш, җылы назлы сүз, кирәк чакта таяныч тапсалар, сабыйларын карауда әниләр үзләренең ролен тиешенчә башкарсалар, бик шат булыр идек. Районыбызның бар әниләренә дә балаларын үзләре карап, тәрбия биреп үстерүләрен, балаларының исә ныклы фикерле, иманлы булып үсүләрен теләп калам, - дигән иде бу хакта фикерләрен сорагач, Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова.
Шул ук вакытта күңел җылыларын чит сабыйларга бүләргә әзер, үз балалары янына ятимнәрне сыендырган әниләребез дә, шөкер, күп. Бәйрәм чарасына оныгының чакыруы белән, аның җырлавын тыңларга килгән, Актаныштан Хәнә Фазлыева да шундыйлардан. "Мин иремә хатын булып килгәндә, аның беренче никахыннан ике кызы бар иде, үзем дә өч кыз бала алып кайттым. Аллага шөкер, барысы да тәүфыйклы, инсафлы булып үстеләр. Бүген 12 оныгым, 4 оныкчыгым бар", - дип сөенеп сөйләде ул.
- Ятим балаларны сөендереп, икеләтә әни булган кешеләр - сыендыручы әниләр, баланы опекага, уллык-кызлыкка алган әниләребез районыбызда 100дән артык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова. - Бик олы йөрәкле кешеләр, дип уйлыйм мин алар хакында. Бу әниләргә теләгем бер генә: Аллаһы Тәгалә аларга, гаиләләренә сәламәтлек, иминлек бирсен, карап үстергән балаларының киләчәктә игелекләрен генә күреп, шулар хөрмәтендә исән-сау яшәргә насыйп булсын.
Ата-ана теләге утка-суга батырмас
Фиразия Сабирова, бәйрәмгә Кировтан килгән:
- Өч бала тәрбияләп үстердем. Берсе башлы-күзле, Чаллы шәһәрендә яши. Икесе техникумда укый. Балалар матур яшәсеннәр, йөзгә кызыллык китермәсеннәр, яхшы хәбәрләрен генә ишетеп, сөенеп яшәргә язсын дип телим һәрвакыт. Балаларыбыз горурлыгыбыз булсыннар.
Актаныштан өч егет әнисе Рәмзия Рәкыйпова:
- Әниләр бәйрәме әле чагыштырмача яшь бәйрәм санала, әмма аны елдан-ел матуррак, күркәмрәк итеп уздыралар. Әниләрнең изгелекләре, балаларын кадерләп үстерүләре, аннан туры юл күрсәтеп, кеше итеп, олы юлга бастыру - бик олы әйбер. Шушы зур хезмәтне аңлап үссен балаларыбыз. Сәламәт булып, балаларыбыз өчен сөенеп һәм алар хөрмәтендә яшәргә язсын.
Кировтан Лена Талипова:
- Өч бала үстердем, икесе инде башлы-күзле, төпчеге әле укый. Бик әйбәт яшибез. Барлык әниләргә саулык-сәламәтлек, тигез тормыш, балалар бәхете телим.
Җиде кыз әнисе Нәсимә әби Хаҗиева инде 9нчы дистәсен вакласа да, күңеле белән һаман яшь, көчле, дәрманлы. Шигъри теләкләре исә аның тормыш фәлсәфәсенә тиң:
Туган илгә җиде кыз үстердем,
Ташламыйча сөйгән эшемне.
Атказанган дигән исемем бар -
Чөнки жәлләмәдем көчемне.
Туган илем, сөйгән халкым өчен
Бу хезмәтләр әле аз сыман.
Йөзем картайса да, күңел һич картаймый -
Янып яшәү өчен ярсынам.
Фотолар aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев