Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызның үрнәк гаиләсе Татарстан дәрәҗәсендә хөрмәтләнде (+ВИДЕО)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичергән парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичергән парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә белән бергә катнаштылар.
Илбашлыгы белән тантаналы очрашуга тигез никахта озын гомер кичерүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруе булган, үзләренең яшәү рәвешләре белән яшь буынга үрнәк булып кына калмыйча, лаеклы балалар үстергән гаиләләр сайлана. Ә менә бер гаиләдән ике пар сайлану очрагы - әле беренче мәртәбә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/oY05jMxcb0s{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев