Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәрчак шулай үрнәк булып, пар канат булып яшәгез

Яңа Әлем авылының башка йортларыннан аерылып тормаган гадәти генә авыл өендә гомер кичерә Әнүдә һәм Марс Белоусовлар. Ләкин әлеге гаиләдәге үзара мөнәсәбәт, бер-берсенә булган хөрмәт хисләре бик күпләргә үрнәк булырлык. Геройларымның үзләрен күреп сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым моңа. Язмышның ачы сынаулары алдында да каушап калмаган, барысын хәләл көчләре...

Яңа Әлем авылының башка йортларыннан аерылып тормаган гадәти генә авыл өендә гомер кичерә Әнүдә һәм Марс Белоусовлар. Ләкин әлеге гаиләдәге үзара мөнәсәбәт, бер-берсенә булган хөрмәт хисләре бик күпләргә үрнәк булырлык.
Геройларымның үзләрен күреп сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым моңа. Язмышның ачы сынаулары алдында да каушап калмаган, барысын хәләл көчләре белән булдырган пар алар. Ә бит тормыш юллары шома гына бармаган...
Әнүдә апа - Мөшәрәфә белән Арслан Шакировларның төпчек кызлары. 1946 елның 25 апрелендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышында катнашып, исән кайткан әтиләре Әнүдә апа туганчы ук башка гаиләгә чыгып киткән. Әниләре Мөшәрәфә апа бик күп кыенлыклар күрә. Дүрт кызының 7 яшендә берсе, 17 яшендә икенчесе вафат була.
- Әнкәй безне ялгыз үстерде. Әткәйдән алимент та алмады. Үзенә авыр булса да түзде, сынмады, сыгылмады, - дип искә ала Әнүдә апа.
Яңа Әлем мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, читкә чыгып китү мөмкинлеге булмый кызның. Ул вакытларда яшүсмерләрнең кулларына паспорт тапшырмыйлар, һәм алар үзләреннән-үзләре авылда калырга мәҗбүр булалар. 1962 елның август башында Әнүдә апа сыер саварга бара. Шулай итеп, хуҗалыкта кала. Башта 27 ел сыер сава, аннан 13 ел бозаулар карый.
1937 елның 17 декабрендә шул ук авылда туган Марс абый Белоусовның әтисе Иван да Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш чыкканда РТСта тракторлар ремонтлаучы булып эшләгән Иван абыйны башта яу кырына җибәрми торалар. 1942 елда сугышка киткән җиреннән исән кайтмый ул. Хәбәрсез югалды дигән кара кәгазь генә килә. Әниләре Асия апа ике баласын ялгыз тәрбияли. Һәм гомер буе Иванын көтеп яши.
Марс абый 1953 елдан хуҗалыкта балта остасы булып эшли. Лаеклы ялга да шуннан туктый. Әнүдә апа белән исә 1965 елның 24 декабрендә өйләнешә алар. Шул көннән башлап, тормыш арбасын бергә тарталар. Әнүдә апа үзенең кыю, тәвәккәл, сабыр, ә Марс абый басынкы, ипле холкы белән бер-берсен тулыландыра-тулыландыра менә илле ел инде тигез гомер итәләр. Марс абыйга булган хөрмәт хисләрен яшерми Әнүдә апа.
- Кияүгә чыгар алдыннан: "Әнкәй үзе генә кала бит, нишләтербез?" - дигән соравыма: "Мин аны ташламам", - диде һәм сүзендә торды. Үзенә генә яшәве авырлашкач, гомеренең соңгы өч елын бездә торды. Киявенә нык рәхмәтле булып бакыйлыкка күчте ул.
Әнүдә апа 31 ел ярым каенанасы белән дус-тату яши. Ә инде үзенең әнисен дә алып килгәч, ике кодагый чөкердәшеп биредә гомер кичерәләр.
- Каенанам шәфкать туташы булып эшләгән кеше буларак, бик чиста карчык иде. Мин килен булып төшкәч, башта куркыбрак та калган идем. Ләкин без уртак телне тиз таптык. Гомер буе аларның киңәш-фикерләренә колак салып яшәдек, - ди Әнүдә апа.
Өлкәннәрнең хәер-фатихасында, тормышта бар нәрсәне үз тырышлыклары белән булдыра алар. Марс абыйның алтын куллы булуы хакында аерым тукталырга кирәктер. Чөнки авылларындагы бер генә кешенең дә аңа йомышы төшмичә калмагандыр. Ә ул сабыр гына барысына да булыша. Ул төзегән йортларның исәбе юк, авылдагы объектларның барысына да аның кулы кергән. Циркулен кабызмыйча бер генә көн дә тора алмый ул. 1985 елда шул циркулендә эшләгән вакытта бармакларын кистерә.
- Барыбыз да бик кайгырдык. Циркульдә эшли алмас, нишләр икән дип борчылдык. Ә ул кулы әзрәк төзәлүгә, 4 айдан соң тагын шул станогы янында кайнаша башлады. Аннан башка тора алмый инде, - ди тормыш иптәше.
Бәхетсезлек моның белән генә бетми. 1995 елда тагын нәкъ шул кулын циркульдә кистерә. Уйлап кына куйсаң да, тәннәр чемердәп китә. Тик Марс абый бирешә торганнардан түгел. Кабат станогы янына баса ул. Әнә шул тырышлыклары, чырышлыклары өчен дә хөрмәт итә аларны авылдашлары. Яшелчәләр үстерергә дә ярата Марс абый. Виноградның гына да 4-5 төрен үстерә ул. Тәрәзә төбендәге кыярлары инде 24 апрельдә - Әнүдә апаның туган көненә кыяр бирә. Әле яңа гына өр-яңа теплица ясап куйган. Хәзер шунда яшелчә утыртуга әзерләнә. Ел әйләнәсе умарталары янында кайнашуын күреп тә, күпләр соклануын яшерми.
Белоусовлар өч ул, бер кыз үстергәннәр. Балалары да үзләре шикелле тырыш һәм хезмәт сөючеләр. Барысы да тормышта үз юлларын тапканнар, гаилә корып, балалар үстерәләр. Иң мөһиме - алар барлык киленнәрен дә үз кызлары кебек кабул иткәннәр.
- Без әлеге гаиләгә килен булып төшүебез белән бик бәхетле. Әни безнең бик кыю, тырыш кеше. Әтинең холкы басынкы булгач, тормышны алдан ерып бару күбрәк әни җилкәсенә төште. Ул гаиләдә һәрвакыт ипи булсын өчен тырышты. Шуңа да, бервакытта да өстәлдән ризык өзелмәде. Без аларга нык рәхмәтле. Киләчәктә дә шулай пар канат булып, безне сөендереп озак яшәсеннәр иде әле, - дип фикерләре белән уртаклаштылар киленнәре.
Шулай балалар бәхетенә сөенеп, тормыштан ямь табып яшәгән вакытта, 2008 елда кисәк кенә авырып, кызлары Алмазия вафат була. Әнүдә апа белән Марс абый бала хәсрәтеннән бик нык бетерешәләр. Яннарында башка балалары, дуслары, күршеләре булу гына тормышка яңадан кайтырга ярдәм итә.
- Без Әнүдә белән 20 елга якын бергә сыер саудык. Ярышларга гел бергә йөрдек. Алдынгылыкны бирмәдек. Беркайчан талашмадык, дус булдык. Шул чорда гаиләләребез белән дә нык дуслашып калдык. Хәзер гел аралашып яшибез. Минем тормыш иптәшем бик иртә вафат булды. Ул вакытларда да, хәзер дә Әнүдәләрнең гаиләсе булышып тора. Балалары да бик иплеләр. Гел ярдәм итәргә әзерләр. Бер аштан калдырмыйлар. Мин аларга бик рәхмәтле. Марс белән Әнүдәгә тигез тормыш телим. Бәхетле булсыннар, - ди гаилә дуслары Люция апа.
Күршеләре белән гел аралашып, дус-тату булып гомер кичерә Белоусовлар. Алар белән бар нәрсә уртак аларның, капкалары ябылып та тормый. Яңа йорт салып, бу нигезгә күчкәннәренә дә 23 ел вакыт үткән.
- Әнүдә апалар биредә 23 ел яшәсәләр дә, һаман да теге нигездәге күршеләрен сагынып искә алалар. Биредәге күршеләре белән дә дус алар. Нинди генә эш булмасын, аш үткәрелмәсен, алар ярдәмгә ашыга. Балалар да дус булып үстеләр. Хәзер дә аралашып яшиләр. Мин аларның сабырлыкларына сокланам. Әнүдә апалар икесенең дә әниләрен карап, кадерләп, каенанасының да сеңлесен карап, соңгы юлга озаттылар. Күпме авырлыклар күрсәләр дә, беркайчан зарланмыйлар. Алдагы көннәрендә дә тигезлектә, бәхетле гомер кичерсеннәр, - ди күршеләре Диләфисә апа.
Хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыгуларына шактый еллар үтсә дә, аларны хәзер дә зур хөрмәт хисләре белән искә алалар. Алтын туйлары уңаеннан "Башак" хуҗалыгы рәисе Хәлил Хуҗин да үзенең изге теләкләрен ирештерде.
- Әнүдә апа белән Марс абый Белоусовлар - җирлектә зур хөрмәткә лаек гаилә. Алар икесе дә хуҗалыкта тырыш хезмәтләре белән олы хөрмәт казанган хезмәткәрләр. Бик күп яшьләргә аларны өлге итеп китерәбез. Әнүдә апа белән Марс абыйны хуҗалык исеменнән алтын туйлары белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә пар канат булып, бәхетле гомер итүләрен телим.
Тышта бөтерелеп-бөтерелеп ак кар ява. Әлеге кар бөртекләре дә Белоусовларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итә шикелле. Өч уллары, өч киленнәре, тугыз оныклары, туганнары, дуслары - аларның бар шатлыклары, куанычлары. Шулар дип яши алар. Балалары исә үз чиратларында әти-әниләренә хөрмәтләрен күрсәтәләр. Киләчәктә дә әлеге гаиләдәге үзара җылы мөнәсәбәт сүнмәсен-сүрелмәсен. Әнүдә апа белән Марс абыйга бриллиант туйларын да парлап каршыларга язсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев