Актаныш

Рефередум нәтиҗәләре

24 ноябрь көнне Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертеме буенча референдум уткәрелде. ​​​​​​​

Район мәдәният йортында, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә, технология техникумында, балалар иҗат үзәгендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, “Иман” спорт комплексында, гимназия-интернат бинасында урнашкан сайлау участокларының һәммәсе дә иртәнге 7 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрде. 

– Сайлаучылар исемлеге буенча барысы 7354 граждан референдумда катнашырга тиеш. Җирлектә 7 сайлау участогы бар. Һәрберсе референдумны үткәрергә тулы әзерлек белән килде. 

– Үзара салымнан җыелачак акчаның тотылышы халыктан кергән тәкъдимнәр нигезендә бүленәчәк. Халыкның, дөрес аңлап, иртәдән үк тавыш бирергә килүенә рәхмәт, – диде Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов.

Рәҗибә Харисова 621 нче сайлау участогы рәисе:

– Технология техникумы бинасында урнашкан безнең участок исемлегенә 1378 сайлаучы теркәлгән. Шунысы куандыра: халык референдумның кирәклеген аңлый.  

Фәнис Ялалов, аскы Актанышта яшәүче:

– Әти, бабайлар, без гомер-гомергә шушында яшәдек. Аскы Актанышка игътибар күбрәк булсын иде дип телибез. Су буйларында тәртип югалды. Референдумга теләп килдек. Яңа җитәкчегә ышаныч зур, Актанышыбыз тагын да яхшырыр, дип өметләнәбез.

Реклама

Флорида Фәтхуллина, 57 нче бистәдә яшәүче:

– Үзара салым акчасына тротуарлар төзелде. Мин үзем велосипед белән йөрим үзәк Актанышка. Бик уңайлы. Кич утлар бер яна, бер сүнә – шунысы гына борчый. Җәй көне су җитми. Менә шул мәсьәләләрне карасыннар иде дигән тәкъдимебез бар.

Айгөл Галимҗанова:

– Гимназия бинасында урнашкан безнең 2831 нче сайлау участогында 1059 сайлаучы теркәлгән. Сайлаучыларыбызга рәхмәт, актив катнашалар. Эшкә китешли үк сайлап китәләр. Моның сәбәбен шуннан күрәм: үзара салым акчасына районыбызда бик күп эшләр эшләнә. Тәкъдимнәрне язып алабыз.

Дилшат Әмирҗанов, Актанышта яшәүче:

– Бүгенге референдум турында электрон чыганаклар аша танышып, бирегә килдем. Үзган елгы эшнең күләме дә турында да хәбәрдар. Бу хезмәтләр миндә уңай фикер калдырды.

Әлфия Галиева, Актанышта яшәүче:

– Сөенеп, булган эшләргә куанып, зур өметләр белән тавыш бирүдә катнаштым. Актаныш халкы да дөрес итеп аңлыйдыр. Кирәкле эш. Бөтен килгән кунаклар бездәге матурлыкка, Актанышның төзеклегенә сокланып китә. Безнең дә күпмедер өлеш керә икән, без моңа сөенәбез.

 

Наименование поселения

Решение ТИК Актанышского района о результатах местного референдума

Сумма обложе-ния, руб.

Количество участников референдума включенных в списки, чел.

Получили бюллетени

В т.ч. проголосовали досрочно

Принято решение "ДА"

Дата решения

№ решения

чел.

%

чел.

%

чел.

%

1.

Актанышское

24.11.2019

55

500

7365

5657

76,81

4

0,05

4557

80,56

 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: