Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ренат Ибрагимов Сириядәге хәрби базада якташлары - Татарстан офицерлары алдында җырлады

Хмеймим авиабазасында Татарстанда туып үскән 50 ләп кеше - Казан хәрби училищесын тәмамлаучылар хезмәт үтә.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядәге Хмеймм хәрби базасында булды. Ул Татарстан хәрби хезмәткәрләре белән очрашты, хәрби бурычны фидакарьләрчә үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин хәрби хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шул исәптән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сәгатьләр һәм истәлекле медальләр тапшырды. "Һәр татарстанлы шулай ук туган Республикасыннан тәмле күчтәнәч алды",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле вәкиллеге каршында төзелгән Офицерлар клубы эше турында сөйләде һәм әлеге клуб әгъзаларын тәкъдим итте, алар Сириягә килгән Татарстан делегациясе составына керде. Алар-Россия Геройлары, хәрби очучылар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рәфыйк Ихсанов.

Татарстаннан хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмәдә Равил Әхмәтшин 80 нче елларда Әфганстанда хәрби бурычын үтәве турында сөйләде.

"Хәзер сезгә катлаулы, авыр. Ләкин күп еллар узгач, хәрби хезмәтне сез канәгатьлек белән искә алырсыз. Мин Әфганстанда тапкан кебек, монда сез дә хәрби иптәшләрегезне очраттыгыз. Без әлегә кадәр дус, инде гаиләләр белән аралашабыз", - дип билгеләде тулы вәкаләтле вәкил.

Очрашу Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибрагимов, Россиянең Атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның Атказанган артисткасы Ләйсән Мингазова концерты белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев