Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республика көнендә Актанышта 6 гаиләгә яңа йорт ачкычлары тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча 22 йорт файдалануга тапшырылган иде инде. Әлеге бистә чыннан да зур тизлек белән үсә. Бүген, 30 август - Республика көнендә дә алты бәхетле гаиләгә яңа йортларның ачкычлары тапшырылды. Бу йортларда белгечләр, бюджет системасында хезмәт куючылар яшәячәк. Менә алар, бәхетле райондашлар: Айзат һәм Альбина...

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча 22 йорт файдалануга тапшырылган иде инде. Әлеге бистә чыннан да зур тизлек белән үсә. Бүген, 30 август - Республика көнендә дә алты бәхетле гаиләгә яңа йортларның ачкычлары тапшырылды. Бу йортларда белгечләр, бюджет системасында хезмәт куючылар яшәячәк. Менә алар, бәхетле райондашлар: Айзат һәм Альбина Нуриевлар, Марат һәм Динара Исламовлар, Айваз һәм Гөлназ Гафуровлар, Илназ һәм Зөһрә Хаҗиевлар, Илдар һәм Чулпан Хөснияровлар, Айнур һәм Гөлназ Миңнегуловлар.
Мәһабәт йортларны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис", Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән "ПМК" һәм Альберт Галимовның "Ремстройдом" оешмалары төзеп сафка бастырды.
Арада 2 һәм 3 бүлмәлеләре бар. Зал, йокы бүлмәләре, кухня, ванна, бәдрәф - һәрберсе аерым-аерым. Салкын һәм кайнар суы бар, электрга тоташкан,газ казаннары куелган, канализацияләре эшли, гомумән, бөтен мөмкинлекләре дә тудырылган.
Шәхси йортларны яшь гаиләләргә тапшыру тантанасында район башлыгы Фаил Камаев һәм Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты.
- Торак белән тәэмин итү өчен төрле программалар эшләп килә. Аларның бөтенесе дә диярлек Дәүләт торак фонды аша үтә, - диде Фаил Камаев. -Социаль ипотека программасы бигрәк тә яшьләр өчен кулай. Кеше аны алгач, түләп бетерү ягын карый, эшкә тартыла. Гаиләләрдә бәбиләр арта икән, ул программалардан файдаланырга кирәк.
Торак төзелеше программаларының булуы шул ягы белән дә үтемле: алар төзелеш оешмаларын объектлар, ә кешеләрне эш белән тәэмин итә.
Тарихка күз салсак, социаль ипотека программасының тамыры да нәкъ менә Актанышка барып тоташа. Минтимер Шәймиев Президент чагында ук барлыкка килгән әлеге программа аша актанышлылар республикада беренчеләрдән булып торак белән тәэмин ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев