Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республика Премьер-министры урынбасарының Актанышка эш сәфәре

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев районыбызга эш сәфәре белән килеп китте. Ул социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район активы белән очрашты. ФОТОЛАР МОНДА: http://актаныш-рт.рф/tt/component/k2/item/4428-vasil-shayhraziev-aktanyishta-fleshmob-oeshtyirdyi-fotolar.html, Чөгәнәдә өр-яңа клуб ишекләрен ачты Республика программасы нигезендә Чөгәнә авылында өр-яңа мәдәният йорты төзелде. Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы аны бар авылга...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев районыбызга эш сәфәре белән килеп китте. Ул социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район активы белән очрашты.
ФОТОЛАР МОНДА: http://актаныш-рт.рф/tt/component/k2/item/4428-vasil-shayhraziev-aktanyishta-fleshmob-oeshtyirdyi-fotolar.html,
Чөгәнәдә өр-яңа клуб ишекләрен ачты
Республика программасы нигезендә Чөгәнә авылында өр-яңа мәдәният йорты төзелде. Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы аны бар авылга ямь бирерлек итеп сафка бастырды. Чара башланыр алдыннан районда барган төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгөл Мирзашәрипова болай диде:
- Районыбызның иң кечкенә авылларында да Президент программасы нигезендә социаль объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. Чөгәнәдә 50 кешелек клуб бүгеннән халыкка тапшырыла. Шул ук вакытта Иске Сәфәр авылында да мәдәният йортына капиталь төзекләндерү үткәрелә. Аны да быел рәсми төстә халыкка файдалануга тапшыру күздә тотыла. Авыл мәдәният учаклары һәрвакыт авыл халкына хезмәт итсен, барлык мәдәният үзәкләренә өлге булып торсын.
Тантанада Васил Шәйхразыев, район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
- Чөгәнәгә асфальт юл килде, узган ел Чөгәнәдә модульле ФАП куллануга тапшырылды, каршы якта спорт мәйданчыгы ясарга дигән максат бар. Авылның социаль йөзен яктырту өчен барлык мөмкинлекләр барлыкка килә, - дип, Фаил Мисбах улы чөгәнәлеләргә киләчәктә уңышлар теләде.
Васил Шәйхразыев чарага җыелган авыл халкына мөрәҗәгать итеп, аларны киләчәктә мәдәнияткә игътибарны арттырырга чакырды:
- Рамазан аеның җомга көнендә сезнең авылда зур изге эш кылабыз. Бик кирәкле мәдәният йорты ачыла. Мәдәният һәрвакыт җәмгыятьне алга алып барган. Актаныш халкы үзенең мәдәнияткә тугрылыклы булуы белән данлыклы. Тормышка карата мәхәббәтне буыннан-буынга җиткереп торган өчен сезгә бик зур рәхмәт, - диде.
Инсөя Шәрипова:
- Күптән көткән клуб, бик матур. Директоры - минем кызым Алсу Арсланова, шуңа күрә төзелешнең башыннан ахырынача ничек барганын белеп, борчылып тордык. Күңел ачу урыны яшьләр-зурлар өчен генә түгел, балаларга да бик кирәк. Киләчәктә клубыбыз гөрләп торсын, эшләре уң барсын, җырлаучылар-биючеләр артып торсын.
- Фәйрүзә Хөсәенова:
Бездә бүген зур бәйрәм. Барлык авылдашларымны шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Алсуыбызга эшендә уңышлар телим, алдагы көннәрдә бергәләп концерт-спектакльләр куеп, авылыбыз тормышының алга таба баруын көтеп калабыз. Безне клублы итүчеләрнең һәммәсенә барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтлебез.
Технология техникумында - спорт мәйданчыгы
Актанышның үзендә һәм авылларында барысы 7 спорт мәйданчыгы төзелде. Республика программасы нигезендә барлыкка килгән бу мәйданчыклар буш тормый. Балалар футбол, баскетбол, волейбол уйныйлар.
Технология техникумында, гимназия зонасында 2 шәр яңа комплекс төзелеп, куллануга тапшырылды.
- Сәлам, Актаныш! - Васил Шәйхразыев, техникумның спорт мәйданчыгында тезелеп баскан балалар белән флэшмоб ясады. Гәүдәне җирдән күтәрү буенча Васил Гаяз улы барлык актанышлыларга үрнәк күрсәтте: бер, ике, өч... илле мәртәбә...
Болгар ислам академиясе төзелә
Васил Шәйхразыев "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу проектлары турында чыгыш ясады. Республиканың бу зур проектлары хакында әзерләнгән фильмнар презентацияләнде. Әлеге проектларны тормышка ашыруда татарстанлыларның һәм муниципаль берәмлекләрнең зур ярдәме кирәк.
Халыкның матди һәм рухи ярдәме белән төзелә башлаган Болгар ислам академиясен 2017 елның 1 сентябрендә ачарга дигән максат куелганын да хәбәр итте Премьер-министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев