Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Республика тасмасы” – татулык символы

Республиканың барлык районнарында да "Республика тасмасы" дигән акция үткәрелде. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август - Республика көненә кадәр әлеге тасмаларны өләштеләр. Ул Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак кабул ителде. Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмаларны Актанышта да таратып, зур активлык күрсәттеләр. Актанышның...

Республиканың барлык районнарында да "Республика тасмасы" дигән акция үткәрелде. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август - Республика көненә кадәр әлеге тасмаларны өләштеләр. Ул Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак кабул ителде. Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмаларны Актанышта да таратып, зур активлык күрсәттеләр.
Актанышның иҗтимагый хәрәкәт активистлары җитәкчесе Алмазия Хаҗиеваның сүзләренә караганда, тасмаларны алган һәркемнең йөзендә елмаю чаткылары балкыган.
- Аның төсләре дә күңелгә рәхәтлек бирә торган төсләр. Яшел төс - өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылышын символлаштыра, - ди яшьләр әйдаманы Алмазия Хаҗиева.
Әйе, республика әләмендәге төсләрне чагылдырган тасмаларны алган балаларның да, өлкәннәрнең дә елмаюларыннан аларның дуслык-татулык хисләре кичергәннәре аңлашыла. Башка акцияләргә теләп кушылучы Актаныш яшьләре "Республика тасмасы" акциясен дә бик тиз куәтләп алдылар. Республика өчен горурлык хисе уятучы мондый акцияләрнең нигезендә ватанпәрвәрлек ята.
Яшь активистларның берсе болай диде:
- Без, Актаныш яшьләре, үзебезнең Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурланабыз.
Чыннан да, җөмһүриятебезнең төп үзенчәлеге - төрле милләт халыкларының тату һәм үзара аңлашып яшәвендә. Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән, татар теле сакланып калган Актаныш районы - гүзәл республикабызның башка районнары өчен үрнәк булуы безне бәхетле итә.
"Республика акциясе"нә Татарстан Халыклары ассамблеясендә старт бирелү дә тикмәгә генә түгелдер. Ул республикада яшәүче төрле милләт кешеләрен дус-тату яшәргә чакыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев