Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республика юлларында 5 кеше һәлак булган

Агымдагы елның октябрь аенда республикада автотранспорт белән идарә итү стажы 1 елга тулмаган шоферлар катнашы белән теркәлгән юл транспорт фаҗигаләре бермә-бер артты. Әлеге аварияләрләрдә барлыгы 5 кеше һәлак булды. Статистика күрсәткәнчә һәр 6 нчы юл - транспорт фаҗигасе, юл йөрү стажы 3 елга кадәр тулмаган шоферлар гаебе белән килеп чыга....

Агымдагы елның октябрь аенда республикада автотранспорт белән идарә итү стажы 1 елга тулмаган шоферлар катнашы белән теркәлгән юл транспорт фаҗигаләре бермә-бер артты. Әлеге аварияләрләрдә барлыгы 5 кеше һәлак булды. Статистика күрсәткәнчә һәр 6 нчы юл - транспорт фаҗигасе, юл йөрү стажы 3 елга кадәр тулмаган шоферлар гаебе белән килеп чыга.

Аварияләрнең төп сәбәбе: тиешле тизлекне сакламау. Әйтик, 1 октябрь көнне төнге сәгать 11 дә, Чистай шәһәрендә 1984 елгы җиңел машина шоферы, тиешле саклык тизлеген сакламау нәтиҗәсендә, юлның каршы як полосасына чыгып җиңел машинага бәрелә. Нәҗтиҗәдә, 1984 елгы шофер шунда ук җан бирә. Тикшерү барышында, әлеге гражданның юл йөрү таныклыгын алып 20 көннән соң машина белән исерек хәлдә берничә тапкыр руль артына утырып, идарә итүгә хокуксыз йөргәне ачыклана. Юл йөрү стажы 1,5 ай.

Шулай ук, 19 октябрь көнне төнге сәгать 1дә Казан шәһәре Киров районында 19 яшьлек җиңел машина шоферы, тиешле саклык тизлеген сайламау нәтиҗәсендә агачка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, шофер үзе һәм 18 яшьлек пассажир авыр тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан бирәләр, ике 19 яшьлек пассажирлар авыр травмалар белән хастәханәгә озатылалар. Тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге шоферның моңа кадәр 15 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылганы ачыклана. Юл йөрү стажы 1 ел.

Кызганычка каршы, кеше күп очракта үз туганын югалтып, башкаларга зыян салып үз хатасында өйрәнә. Шоферларның шундый җиңел карашы аркасында кеше кадере дигән аңлатма кыйммәткә төшә.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе, беренче чиратта, юл -транспорт фаҗигасенә китерүче төп факторларага игътибарын җәлеп итәчәк: машина белән исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итүчеләр, тиешле тизлек режимын бозучылар, юлның каршы як полосасына чыгучы шоферлар ныклы күзәтчелек асытында торачак. Шуны ды билгеләп үтәргә кирәк, автомәктәпкә укырга керер алдыннан, булачак шоферларның ЮХИДИ бүлекчәләрендә административ штрафлары тикшерелеп, булган очракта аларга укырга керү яки таныклык алу катгый тыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев