Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республикабызның имам – мөхтәсибләре ГТО нормативларын тапшырды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Районыбыз имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да ГТО нормативларын тапшыра.

26-27 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республиканың барлык районнарыннан имамнар Чистайда җыйналды. Биредә алар беренче тапкыр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын үтәү буенча тестларда катнаша. Үзләренең физик әзерлекләрен республика хәзрәтләре ГТО комплексының биш сынау күнегүе ярдәмендә тикшерә: иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, яткан шәкелдән гәүдәне торгызу, кул белән җирдән этелү, кыска араны йөгерү. Нормаларны тапшыруда 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган 80нән артык имам катнаша. 


Районыбыз имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да ГТО нормативларын тапшыра. 
Моннан тыш, футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Чистайда республика мөхтәсибләре һәм Чистай епархиясенең катнаш командалары арасында дустанә футбол матчы да оештырыла. 


Мөселманнар арасында актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт чараларын оештыру ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват эшенең алыштыргысыз бер өлеше булып тора. Спорт ярышлары, шул исәптә төрле конфессияләр арасында да, яшь мөселманнары беләштерә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Мондый чаралар мөселман яшьләре арасында актив гражданлык позицияле һәм башка дин әһелләренә карата хөрмәт белән караучы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ел саен мөселман яшьләре өчен спартакиадалар, хоккей, волейбол, футбол, көрәш буенча ярышлар оештыра. Быел иң күләмле чаралар ел саен уздырыла торган Мәрҗәни Кубогына багышланган джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше Республика ярышлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев