Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Актанышта сайлады

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көнендә Актанышка килде.

Ул үзе дә Актанышның 619 нчы сайлау участогында тавыш бирде. “Актанышта сайлау оешкан төстә бара. Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Актанышка билгеләнгән вәкил буларак, Актанышта сайларга булдым. Гомумән, Актаныш районы республикада барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы бара. Быел сөт 200 тонна сөт саудылар. 40 центнерга якын уңыш белән урып-җыюны тәмамлап киләләр. Сайлау күрсәткечләре дә яхшы бара, көннең беренче яртысында сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән”, - дип Алмаз Гапдерәүф улы, сайлауларның уңышлы узачагына ышанычын белдерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев