Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республиканың иң бай район башлыгы исеме ачыкланды

Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт вәкилләреннән соң, район башлыклары узган ел алган керемнәре турында хисап тотты. Республиканың иң бай район башлыгы исеме ачык­ланды. Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин арада иң яше булуга да карамастан, барысын да уздырган. Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт вәкилләреннән соң, район башлыклары узган ел алган керемнәре турында хисап тотты....

Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт вәкилләреннән соң, район башлыклары узган ел алган керемнәре турында хисап тотты.

Республиканың иң бай район башлыгы исеме ачык­ланды. Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин арада иң яше булуга да карамастан, барысын да уздырган. Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт вәкилләреннән соң, район башлыклары узган ел алган керемнәре турында хисап тотты. Дөрес, әлегә барысы да түгел, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Былтыр Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинның кереме ике тапкыр диярлек кимегән. Алдагы елда ул 8,5 миллион сум акча эшләп тапса, былтыр җи­тәкченең кереме 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Тик бу аңа иң бай район башлыгы булырга комачау итмә­гән. Айрат Хәйруллин исе­млек­нең беренче баскычында. Тормыш иптәше исә ел дәва­мында гаилә казнасын 98 мең сумга баеткан. Икенче урында - Зәй районы башлыгы Разиф Кә­римов. Тормыш иптәше белән бергә алар былтыр 5 миллион сумга якын акча эшләгән. Кәри­мовларның дүрт җир кишәр­леге, ике йорты һәм ике фатиры бар. Транспорт чараларыннан Зәй башлыгының тракторы булуы да мәгълүм. Беренче өчлеккә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та эләккән. Узган ел ул 3,6 миллион сум керем алган. Дүртенче һәм бишенче урында - Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин. Ә менә Алабуга, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары башлыкларының һәм алар­ның гаилә әгъзаларының кереме турында әлегә мәгълүмат юк.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов узган ел 7,5 миллион сум акча эшләгән. Чагыштыру өчен: рес­публика башлыгы 2014 елда - 11,8, 2015 елда 6 миллион сум керем алган. Гаилә казнасын хәләл җефете Гөлсинә Миң­не­ханова сизелерлек баеткан. Былтыр ул 2,35 миллиард сум акча эшләгән. Татарстан Президен­тының матбугат хезмәтеннән алынган мәгъ­лү­мат­ларга караганда, әлеге сум­маның 2,2 миллиард сумы биз­несының бер өлешен сатудан алган керемгә туры килә. Гөлсинә ханым узган елның апрелендә "Лучано" җәмгыяте устав капи­талының 49 процентын Кипрда теркәлгән оешмага саткан. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәүге тапкыр яңа вазыйфада хисап тоткан. Былтыр ул 4,3 миллион сум акча эшләгән. Тормыш иптәше Лариса ханым гаилә казнасын тагын 1,2 миллион сумга баеткан.

Республика Хөкүмәте вәкил­лә­ре арасында беренчелек га­дәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин гаиләсе кулында. Былтыр министр 3,3 миллион сум акча эшләгән. Аның каравы, министр­ның тормыш иптә­ше, нотариус булып эшләүче ханым, ел дәвамында 41 миллион сум керем алган. Хакимият вәкилләре арасында исем­лек­нең иң соңгы баскычында - архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Ул былтыр 2,5 миллион сум акча эшләгән.

Федераль дәрәҗәдәге түрә­ләр һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларының кереме хакында да билгеле. Республика парламенты вәкилләре барысына бергә 3 миллиард сум акча эшләгән. Беренче урында "ТрансТехСервис" идарә компаниясе" җәмгыяте Директорлар советы рәисе - автоүзәкләр челтәре хуҗасы Вячеслав Зубарев. Ул былтыр 641 миллион сум керем алган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елда 11,3 миллион сум акча эшләгән. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев былтыр 8,5 миллион сум керем алса, ил Президенты Владимир Путин аннан бераз күбрәк - 8,8 миллион сум акча эшләгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/14/140576/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев