Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Резида Храмова: “Сабый бала кебек, алганны, салганны белми йоклыйм”

Кем ышана, кем юктыр, мин үзем бер ай тәүлек буе йокы күрми интегә идем, Аллаһның рәхмәте, шунда дәвасын таптым.

Кортлар белән инде 5 елдан артык эш итеп, файдасын күреп яшибез. Ә менә быел инде, бал ашау гына түгел, дәвалану өчен – апидом, йорт яны санаториясен дә булдырдык. Апидомик – ягъни, кортлар йортын иптәшем быел гына төзеде. Бу турыда ул инде күптән уйлап йөрсә дә, төрле мәшәкатьләр белән кул җитми торды.


Әлбәттә, күпләрдә “Нәрсә соң ул апидом?” дигән сорау туар. Апидом, апитерапия – латин сүзе – apis – пчела, корт дигәнне аңлата. Апитерапиядә, аэротерапия дигән юнәлеше бар. Бу кортлар белән дәвалану дигәнне аңлата, тик, бу  корт чактыру дигән сүз түгел, ә һава аша – бал, чәчәк исе, чәчәк тузанчыгы, балавыз исе, кортларның бер көйгә генә  гүелдәве белән дәвалану. Ингаляция, нектар, прополис исе!


Нинди авырулардан арынып була?
1) Озак авырганнан соң, яки операциядән соң организмны тернәкләндерү;
2) Радикулит, остеохондроз, астма;
3) Үпкә, тын юллары авырулары;
4) Умыртка баганасындагы бүсер;
5) Балалардагы төнге кече йомышны тотмау;
6) Грипп, ОРЗ, ОРВИ чирләрен кисәтү;
7) Йөрәк, ашказаны, нерв авырулары.
8) Депрессия, талчыгу, күп кенә башка авырулар.


Кайчан дәваланып була?
Кортлар апрель-сентябрь айларында ояда ныклап эшләү дәверендә ныклы микроклимат тудыралар. Чөнки бу вакытта корт личинкаларының үсеш чоры. Кортлар канатларын җилпеп (һәрбер корт минутына 26400!(!) артык дымлылыктан котылыр өчен, бер төрле генә микроклимат булдыралар.
Әгәр кулыгыз белән корт оясына кагылып караганыгыз булса, кулыгыз аша җиңелчә генә электр тогы узгандай булуын тойганыгыз бардыр.


Апидомик тыштан гади бер келәтне хәтерләтсә дә, аннан аскы өлештән тыз-быз кортлар очуын күргәч, гади түгеллеген аңлыйсың. Эчке өлешендә өч сәке, алар астында корт оялары. Сәкегә яткач кортларның гөҗләве ишетелә. Бүлмә эченә кортлар чыга алмый.


Быел җәй салкынрак килү сәбәпле, беренче ел булгач бик күп йөри алмасак та, июль ахыры һәм августта анда без генә түгел, кызым белән оныклар да йокларга килделәр. Көндезләрен кызым “баш авырта” дип “аркам сызлый” дип тә баргалады. Һәм ул бик канәгать елмаеп “менә бит, бетте авырту” – дип кайта иде. Кем ышана, кем юктыр, мин үзем бер ай тәүлек буе йокы күрми интегә идем, Аллаһның рәхмәте, шунда дәвасын таптым. Әбиләр әйтмешли: “Сабый бала кебек, алганны, салганны белми йоклыйм”.


Кемнәргә ярамый?
Әгәр балга, чәчәк тузанчыгына аллергия булса, бу кешегә табиб белән киңәшләшү зарур.
Амдомиктагы һава дәвалану өчен иң яхшысы бигрәк тә төнлә, кортлар авыр эш көненнән соң ояга барысы да җыелгач. Аларның бер көйгә салып гөҗләве күңелдәге барлык авыр уйларны куып, нерв җепселләрен тынычландыра. Бал кортлары белән кешеләрнең биокыры бер-берсе белән тәнгәл килеп эшкә керешә.


Кеше кортлар өстендә (сәкедә) ятканда, кортлар тудырган микровибрация ярдәмендә аның кан әйләнеше яхшыра. Корт йортында йоклаганда 6 сәгатьтә организмның арыганлыгы бетеп, янәдән үз халәтенә кайта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев