Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РФ Дәүләт хезмәтләре турындагы хисап язмасын банкларның мобиль кушымтасы аша өйдән чыкмыйча гына расларга мөмкин

11 октябрьдән Татарстанда эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, QR-кодлар кертелде.

 

Әгәр сез соңгы 6 айда прививка ясатыгыз яки авырып терелсәгез, QR-кодны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Моның өчен расланган хисап язмасы булырга тиеш.

Әгәр сезнең хисап язмагыз расланмаган икән, моның өчен күпфункциональ үзәккә барырга кирәкми - аны өйдән чыкмыйча гына, банкның мобиль кушымтасы аша раслап була.

Бүген мондый мөмкинлек Сбербанк һәм Ак Барс Банк мобиль кушымтасында бар.

"Сбербанк Онлайн" кушымтасы өчен Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын раслау алгоритмы түбәндәгечә булачак:

Беренеч адым - "Сбербанк Онлайн" мобиль кушымтасына керегез.

Икенче адым -  Эзләү юлында «Регистрация на Госуслугах» дип куегыз.

Өченче адым -  Үзегезнең  шәхси мәгълүматларны, телефон номерын, паспорт, СНИЛС, электрон почта адресын тикшерегез.

Дүртенче адым – Бушлай СМС ярдәмендә теркәлүне раслагыз.  0919 номерыннан сезгә Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен раслау коды белән СМС киләчәк. Бу кодны җавап СМС белән җибәрегез. Бу бушлай.

Бишенче адым -  30 минуттан соң  теркәү операцияләр тарихында (История операций) статусыгызны тикшерегез.

«Ак Барс Онлайн» кушымтасы өчен инструкция түбәндәгечә:

Беренче адым - Бу мобиль кушымтага керегез.

Икенче адым – Экранның астында “Профиль” билгесенә басыгыз һәм  «Регистрация на госуслугах не выходя из дома» виджетын сайлагыз.

Өченче адым – Сезгә  мәгълүматлар белән тәрәзә ачылачак. Үзегезнең  e-mail, СНИЛСны тикшерегез  һәм башка буш юлларын тутырыгыз. «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм» («Даю согласие на обработку персональных данных») пунктында галочка куегыз һәм «Раслау» («Подтвердить») төймәсенә басыгыз.

Сезнең хисап язмагыз уңышлы расланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев