Актаныш

Рәфхәт Хәлилов: “Мин акча өчен эшләмим”

Моннан өч еллар элек Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә Казахстаннан укырга килгән бер кыз турында, әтисе аның бик билгеле фотограф икән, кызы да аннан калышмый диләр, дигән сүзләр ишетелгән иде. Розалия Елжасова бик тиздән бу сүзләрнең хаклыгын эшләре белән исбатлый башлады - гимназиянең "Ак җилкән" газетасы фотохәбәрчесе вазифасын үз...

Моннан өч еллар элек Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә Казахстаннан укырга килгән бер кыз турында, әтисе аның бик билгеле фотограф икән, кызы да аннан калышмый диләр, дигән сүзләр ишетелгән иде. Розалия Елжасова бик тиздән бу сүзләрнең хаклыгын эшләре белән исбатлый башлады - гимназиянең "Ак җилкән" газетасы фотохәбәрчесе вазифасын үз өстенә алып, оста эшләрен укучыларга да тәкъдим итте. Ә әтисе Рәфхәт Хәлилов белән исә бу язда - Соңгы кыңгырау бәйрәмендә танышырга насыйп булды. Ерак араларны якынайтып, быел гимназияне тәмамлаучы кызының бәйрәменә килгән иде ул. Актаныш журналистлары белән Рәфхәт Елжас улы бик теләп аралашты.
Актаныш гуманитар гимназиясенең интернатына урнашкан иде Рәфхәт. Мин килгәндә, бәйрәмнән төшергән фотолары арасыннан иң-иңнәрен сайлап, электрон почта аша Казахстанның һәм Татарстанның күпсанлы мәгълүмат чараларына юллап утыра иде.
- Бик күп фотоларны казах гәзитләренә җибәрдем. Алар шушы сурәтләр аша Татарстандагы бүгенге Соңгы кыңгырау бәйрәмен карый, күз алдына китерә алалар. Казахстанның иң зур байлыгы - ул күп милләтле дәүләт, 307дән артык милләт яши бездә. Халыклар ассамблеясы, һәр төбәк-өлкәдә Халыклар дуслыгы йорты бар. Мин фотоларымны аларга да, татар үзәкләренә, татар сәнгате оешмаларына җибәрәм, - ди оста, тиз-тиз эшен дәвам итеп. - Кирәк икән - кулланыгыз! Фотоальбомга куясызмы, стендлар бизисезме - рәхим итегез! Авторлык хокукларым бозыла, минеке, кагылмагыз, акча түләгез, димим. Фотоларымны Казахстанның теләсә кайсы гап-гади бер авылында да, Татарстанда да күрергә мөмкин.
- Ә төп эш урыныгыз?
- Мин - ирекле рәссам. Һәр көнне ни дә булса төшерә алам икән - мин бәхетле. Нинди дә булса мизгелне тотып ала алам икән - үземне джек-пот откан кебек хис итәм. Мизгелне кулдан ычкындырдым, төшерергә, кадр ясарга өлгермәдем икән - ике көн кеше төсле өстәл артына утырып ашый да алмыйм.
- Каян шул кадәрле мәхәббәт бу шөгыльгә?
- Безнең гаиләдә абый сурәткә төшерә иде. Әле миңа ул вакытта алты яшь тулмаган. Абый мәктәптә чакта шкафны ачам да, фотоаппаратны алып, ишегалдына чыгам. Пленка бармы-юкмы - барыбер, нәрсә күрәм - шуны төшерәм: тавыклар, чебиләр, сарык-бозаулар... Соңыннан ипләп кенә урынына кертеп куям. Абый фотоларны яктыртканда, мин боларны төшермәгән идем бит соң, дип аптырый. Мин IV сыйныфка киткәндә, әти инде үземә фотоаппарат алып бирде. Ул әле дә эшли. Минем белән армиядә хезмәт итеп кайтты. Башкалар противогаз асып йөгергәндә, мин фотоаппарат белән чаба идем. Армиядә стена газетасына фотолар ясый идем, дембельгә китүчеләр карточкага төшәләр. Фотоаппарат шулай дустым да, ярдәмчем дә, тамак туйдыручым да булды.
- Хәзер менә кызыгыз Розалия дә фотога бик оста төшерә, диләр.
- Розалия хәзер үзе мине өйрәтә инде: әти, бүген мондый профиль, поза модада, дип. Акча эшләү өчен мин, профессиональ фотограф буларак, туйларда йөрим. Розалия VI сыйныфтан бирле миңа булыша иде, ул киткәч, бик кыен булды. Улымны йөртә башладым, тик ул әкрен өйрәнә.
- Хәзер һәр кешенең өендә үз фотоаппараты. Кесә телефоннары да теләгән һәр мизгелне тарихка кертеп калдырырга ярдәм итә. Сезнең һөнәргә ихтыяҗ кимегән кебек түгелме?
- Юк, профессионаллар хезмәте һәрчак кирәк. Максатым - мизгелне эләктереп калу, сыйфатлы төшерү. Монда тоемлый белү дә, осталык та, җитезлек тә кирәк. Бик кыйммәт - 200-300 мең сум тора торган фотоаппаратка ия булу - әле син профессионал дигән сүз түгел. Минем фотоаппарат якынча 20-25 мең сумлык. Ә эштә аерма - җир белән күк арасы. Мисалга, бездә (Казахстанда) туй төшерү 20 мең сум тора. Эшли башлаган гына кеше 5 мең сумга төшерәм дияргә мөмкин. Шуннан нәрсә? Бөтен төшергән сурәтләреннән 15-20не сайлап ала алсаң, әйбәт. Минем өчен беренче чиратта акча тормый. Ә төп эшләвем - мәгълүмат чаралары өчен.
- Фотобәйгеләрдә еш катнашам, дигән идегез...
- Бәйгедә катнашасың икән, фотоларың мәгънәви эчтәлекле булырга тиеш. Монысы - беренче шарт. Әйтик, "Минем шәһәрем" дигән бәйгегә биш фото кирәк иде. Бүтәннәр шәһәрнең истәлекле урыннарын төшереп җибәрәләр. Ә мин күп кенә итеп көнбагыш, шоколадлар алдым, улым Мөслимне иярттем дә, Җаекның Казах драма театры күренә торган мәйданына киттем. Андый урыннарда, гадәттә, күгәрченнәр күп йөри. Учлап-учлап җиргә көнбагыш сиптем, улым Мөслимгә әйттем: "Әгәр күгәрчен тота аласың икән, сиңа шоколад", - дидем. Ул куа, үзе рәхәтләнеп көлә, мин төшерәм. Тынычлык символы булган күгәрченнәр, безнең киләчәгебез - балалар шатлана, арткы фонда - шәһәрнең истәлекле матур урыны. Шушы бер фотосурәтне җибәрдем. Беренче урын. Икенче шарт - фотоның исеме яңгыравык булырга тиеш. "Җәйге шәфәкъ", "Иртәнге тынлык", "Кышкы әкият"... Минем бер фотода кыш, салкын. Тышта эт, аның янына песи килгән. Күзләренә карый, сыенмакчы була. "Әйдә, җылынабыз" дип атадым. Мин монда, төшер мине, дип чакырып торучы табигать күренешләре була - аларны, һичшиксез, объектив ятьмәсенә эләктерергә тырышам. Хан Тәңре дигән тау бар бездә (Тянь-Шань тау тезмәсендәге иң биек нокта, биеклеге 7010 м. авт.). Ул өч ил чигендә тора - бер яклап Казахстан, икенче яклап Кыргызстан, өченче яклап Кытай. Аның түбәсе һәрчак болытлар астында. Шуны төшерәсем килде. Иртәнге 3тә торып, тауга киттек. Иртәнге 8ләр тирәсендә, юкка килмәгәнмен, дигән нәтиҗәгә килдем - бер мизгелгә генә болытлар ачылып алды да, мин астагы матурлыкны төшерергә өлгердем. Хәзер бу фото бөтен җирдә бар.
- 2014 елда Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында фотокүргәзмәгез дә эшләгән икән.
- "Казах далаларыннан дуслык җиле" күргәзмәсе 100 фотосурәтне үз эченә алган иде: танылган сәясәт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, милли диаспора вәкилләре һәм ветераннар; Казанның истәлекле урыннары, шулай ук, төрле урыннарда ТР Президентын да күреп була иде. Укытучы өчен ачык дәрес күрсәтү ничек кирәк булса, минем өчен күргәзмәләр дә шулай: яулаган үрләрем, ирешкән уңышларым, эшләремне тәкъдим итү. Алма-Ата, Астана, Оренбургта күргәзмәләрем эшләде. Казандагы күргәзмәне былтыр Актанышта күрсәтергә ният бар иде: аны эшләтеп җибәргәч, үзем авылларда милли колоритны, йорт-ихаталарга кунган милли бизәкләрне, татар әби-бабайларын, кул эшләрен, элекке кул коралларын төшерермен, дигән идем. Казахстан һәм Татарстан - тугандаш халыклар, аларның уртак мәдәни байлыгы, уртак тамырлары, тарихы бар. Быел бөтен татар халкы белән бергә Җаекта да бөек Тукайның 300 еллыгын үткәрдек. Ул Җаекта үскән, канат ныгыткан, Казанга әзер шәхес булып киткән. Бездә Тукай урамы, музее бар, ул яшәгән йорт ТР Президенты ярдәме белән реставрацияләнде. Композитор Нәҗип Җиһанов безнең Җаекта балалар йортында үсә. Аны мин бик күп тапкырлар фотога төшердем, алар истәлек булып саклана. Менә шушы уртак шәхесләребезне дә кертеп, ике милләт колоритын чагылдырган Казахстан-Татарстан дуслыгы дигән китап-фотоальбом ясыйсым килә иде. Әмма мондый зур эш минем көч-теләк белән генә башкарып чыга торган түгел. Татарстан Мәдәният министрлыгында бу хакта беләләр, киләчәктә, бәлки, ниятне тормышка ашырып булыр.
Рәфхәт Хәлилов Казахстанның Каратүбә районы Калдыгайты авылында 1971 елда туган, милләте буенча татар. Җаек шәһәрендә яши. Казахстан республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: