Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхмәт сезгә, абый - апалар!

1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча кадерләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын хөрмәтләү, котлау сүзләре ирештерү өчен бик тә яхшы сәбәп бу. Хәзерге вакытта Татарстанда гомер итүчеләрнең 24 проценты - пенсия яшендәгеләр. Әле дистә ел элек...

1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча кадерләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын хөрмәтләү, котлау сүзләре ирештерү өчен бик тә яхшы сәбәп бу.
Хәзерге вакытта Татарстанда гомер итүчеләрнең 24 проценты - пенсия яшендәгеләр. Әле дистә ел элек кенә бу сан 20 процент булган. Күргәнебезчә, картлар исәбе арта бара. Бу, беренчедән, сугыштан соң туган кешеләрнең пенсиягә чыгуы белән бәйле булса, икенчедән, сәламәтлек саклау системасының камилләшүе белән бәйле. Заманча медицина өлкәннәребезгә озаграк һәм сыйфатлырак яшәү өчен мөмкинлекләр тудыра. Әле 5 ел элек кенә татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы 71,3 яшь булса, 2015 елда ул 72,8 яшькә җиткән.
Кадерле өлкәннәребез! Тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, әхлакый идеалларга тугры калуыгыз, тормыш зирәклеге һәм көчле рухыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев