Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхмәт, Йосыф абый!

Йосыф абый Хуҗинның районыбыз тарихына багышланган уннан артык китабы дөнья күрде. Фәнни хезмәтләр дип тә атап булыр иде аларның һәммәсен. Чөнки, энҗе бөртекләрен чүпләгән шикелле, архивлардан, ничә еллар элек нәшер ителгән газета тупланмаларыннан, районыбызда яшәгән һәм бүген дә тормыш итүче кешеләрдән берәмтекләп җыйган мәгълүматка нигезләнеп язылган бәһале, документаль хезмәтләр алар....

Йосыф абый Хуҗинның районыбыз тарихына багышланган уннан артык китабы дөнья күрде. Фәнни хезмәтләр дип тә атап булыр иде аларның һәммәсен. Чөнки, энҗе бөртекләрен чүпләгән шикелле, архивлардан, ничә еллар элек нәшер ителгән газета тупланмаларыннан, районыбызда яшәгән һәм бүген дә тормыш итүче кешеләрдән берәмтекләп җыйган мәгълүматка нигезләнеп язылган бәһале, документаль хезмәтләр алар.
Йосыф абыйның үз хезмәт юлын 1979 елда район газетасы белән бәйләвенең турыдан-туры тәэсире бардыр монда, дип уйлыйм. Туктаусыз бик күп яңа кешеләр белән аралашу, алардан ишеткән истәлекләр, шау-гөр яшәп ятучы һәм инде юкка чыккан авыллар тарихы турында кызыклы мәгълүматлар, газета битләренә генә сыймыйча, аерым китаплар булып дөнья күрер зурлыкка җиткәндер.
Бу җәйдә Йосыф абыйның тагын бер, чираттагы, алда әле яңаларын күрергә язсын, хезмәте - монысы инде безнең Актаныш матбугаты, нәшрияты, журналистлары, җирле хәбәрчеләре турындагы "Җирлегебез көзгесе" дигән китап дөнья күрде. "Колхоз ударнигы" исеме белән чыга башлаган газетаның тәүге санын эшләүчеләр, беренче мөхәррирләрдән алып, бүгенге көнгә кадәр һәр чор сулышын чагылдырган мәкаләләр, язмалар белән баетылган, бездә каләм чарлап канат ныгыткан яшь хәбәрчеләр дә, бүген дә "Актаныш таңнары" газетасына тугры калып, даими рәвештә язмаларын юллаучы ышанычлы дусларыбыз да, 50 еллык тарихы булган "Агыйдел" әдәби берләшмәсе әгъзалары да, һәм, әлбәттә, беренче саннан алып бүгенгә кадәр хезмәт куючы күпсанлы журналистлар, газета, җирле радио, телевидение хезмәткәрләре турында мәгълүмат тупланган анда. Районның каләм тибрәтүчеләре, шул рәвешле, китап битләрендә урын алды дигән сүз. Бу китап, бу күләмле хезмәт өчен үзебезнең Йосыф абыйга аеруча зур рәхмәт!
Матбугат - ул җирлек сулышын яктыртучы, аның тормышын, үткәнен, бүгенгесен чагылдыручы басма хезмәт. "Җирлегебез көзгесе" дә - нәкъ менә бөтен район тарихын уч төбендәгедәй ачып бирә, кешеләрне исемнәре, кылган гамәлләре, башкарган эшләре ягыннан ачып күрсәтә. Тарихи чынбарлыкны сөйләве белән аеруча да кадерле ул.
Берничә ел эзләнеп, әзерләнеп, ниһаять, бастырылуга ирешкән әлеге китапка багышлап район китапханәсендә узган тәкъдир итү кичәсендә Йосыф абый Хуҗинның тормыш юлы турында да, иҗаты, эшчәнлеге, гаиләсе турында да матур һәм тәфсилле итеп сөйләделәр. Оныгы әзерләгән истәлек-фильмда хәтта аның җырлый-җырлый бәрәңге әрчегән яшь чакларын күреп хушландык. Иҗатын хөрмәт итүче каләмдәшләре һәм китап укучылар кичәгә берсе генә дә буш кул белән түгел, һәркайсы үз кул җылысы кергән, күңел нурлары кушып эшләнгән бүләкләр белән килгәннәр иде. Кичәнең буеннан-буена, сүз алган һәр кеше Йосыф абыйга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Мин дә бу язмамда янә кабатлыйм. Йосыф абый! Тарихка кереп калачак, безнең ул-кызларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз, киләчәк буыннарыбызга кадәр барачак, үткәнебез, бүгенгебез турында, хезмәтебез, иҗатыбыз турында сөйләүче бу китап өчен Сезгә зур рәхмәт!
Китапны тәкъдир итү кичәсен әле зуррак мәйданда, тарихыбызга битараф булмаган райондашлар, якташ әдипләребезне чакырып, иркенләп үткәрергә ниятлибез.
Ә әлеге китапны үзләрендә булдырырга теләүчеләр мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Фото http://vk.com/overheardaktanysh?z=photo-58478884_390493296%2Fwall-58478884_207113 сайиыннан алынды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев