Актаныш

Рәхмәтебез дә, хөрмәтебез дә сиңа, әтиебез!

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, алтмышны тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта...

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, алтмышны тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәкләнә, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә, үз бәхетен таба.
Бәхет - ул чәчәк кебек. Аны тәрбияләп үстерер өчен күпме наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге - кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. Иске Кормаш авылында яшәүче Зыязетдинов Рәшит Гайсә улының да бүген гомеренең бәхет чәчәге аткан мизгелләре. Ул дөньяга карашының киңлеге, максатчанлыгы, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белүе, кешеләргә булышып яшәве белән аерылып тора.
Ул - вакыт дәрьясына, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышы эчендә кайнап, авыл халкының мәнфәгатен даими кайгыртып яшәүче киң күңелле кеше. Рәшит Гайсә улы тормыш юлын тырыш һәм принципиаль, гадел һәм намуслы, заманча фикерләүче, оештыру сәләтенә ия шәхес буларак ихтирамга лаек булып дәвам итә.
Җаны-тәне белән эшкә бирелгән, авылда зур хөрмәткә ия булган һәм абруй казанган кадерле әтиебезне, дәү әтиебезне без дә гомер бәйрәме белән ихластан котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа иҗат уңышлары, бәхетле мул тормыш теләп калабыз. Кадерле әниебез Мәүлиха белән тигез гомер, кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез.
Һәркемнең ихтирамына-хөрмәтенә, әниебезнең, туганнарның күңел җылысына, дусларның тугрылыгына төренеп, озын-озак гомер ит. Кайгы-хәсрәт белмә, сау-сәламәт булып, туган һәр көнгә сөенеп яшә.
Аккан чишмә төсле, челтер- челтер
Гомер ага - исең китмәсен.
Бәхет-шатлык, саулык, мәхәббәтең
Шул чишмәдәй аксын - кипмәсен.
Йөзләреңә тормыш сырлар түгел,
Ай бизәге генә төшерсен.
Ни теләсәң - бар да кабул булсын,
Син бәхеткә ия кешесең.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: