Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхәт халәт

Һәр якшәмбе Җәмигъ мәчетенә укырга йөрим. Анда без гарәп хәрефләре белән язарга өйрәнәбез. Ислам тарихын, пәйгамбәрләребезнең тормыш юлын өйрәнәбез. Бу дәресләрне Дилбәр апа Гәрәева һәм Кәүсәрия апа Заһертдинова бик мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Дәресләрдән соң тәмле итеп чәй эчәбез. Әниләребез безгә тәмле гөбәдияләр, пироглар пешереп җибәрәләр. Алар безнең мәчеткә йөрүебезгә бик...

Һәр якшәмбе Җәмигъ мәчетенә укырга йөрим. Анда без гарәп хәрефләре белән язарга өйрәнәбез. Ислам тарихын, пәйгамбәрләребезнең тормыш юлын өйрәнәбез. Бу дәресләрне Дилбәр апа Гәрәева һәм Кәүсәрия апа Заһертдинова бик мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Дәресләрдән соң тәмле итеп чәй эчәбез. Әниләребез безгә тәмле гөбәдияләр, пироглар пешереп җибәрәләр. Алар безнең мәчеткә йөрүебезгә бик шат.
Мәүлид мәчете ачылуны, анда дини укулар башлануны да сөенеп кабул иттек. Мәчет ачылу хөрмәтенә Ильяс Халиков дини кичә дә үткәргән иде. Яңалыктан калышмадык, гимназиянең V һәм VI сыйныф укучылары мәчеткә бардык. Безне анда Рушан хәзрәт каршы алды. Мәчет белән таныштырганнан соң дәрес үткәрде. Ислам дине турында сөйләде. Бу очрашудан соң үзебезне бик рәхәт халәттә хис иттек. Рушан хәзрәткә бик рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев