Актаныш

Ришвәтчелек очракларына каршы бергә көрәшик!

Күп гасырлар дәвамында коррупция җәмгыятькә һәм дәүләтләргә күп зыян сала килде. Аңа каршы, әлбәттә, көрәш барды. Коррупция белән көрәшү файдасыз дип санаучылар булса да, көрәш алып бару мөһим механизм. Җәмгыятьнең яман чиренә әверелгән коррупциягә каршы хакимиятнең, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының чынлап торып көрәшүенә күпчелек халык ышана башлады. Коррупция...

Күп гасырлар дәвамында коррупция җәмгыятькә һәм дәүләтләргә күп зыян сала килде. Аңа каршы, әлбәттә, көрәш барды. Коррупция белән көрәшү файдасыз дип санаучылар булса да, көрәш алып бару мөһим механизм.
Җәмгыятьнең яман чиренә әверелгән коррупциягә каршы хакимиятнең, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының чынлап торып көрәшүенә күпчелек халык ышана башлады.
Коррупция каршында ишекләрне ныграк ачучы фактор булып илебез халкының көндәлек тормышта килеп туган күпчелек мәсьәләләрне чишү юлларын белмәү тора. Ягъни, теге яки бу сорауны чишү юлларын эзләү озакка сузылса, киртәләр барлыкка килсә иң еш уйга килгән әйбер - эшне танышлар, "элемтәләр" аркылы тизләтү, ришвәт бирү.
Республикада төрле дәүләт программалары эшләп тора. Аларның күпчелеге халыкның социаль хәлен яхшыртуга юл алган. Күп очракта шул программаларны куллануның үзенчәлекләрен белеп бетермәү дә ришвәтчелеккә китерергә мөмкин.
Коррупциянең нигезен ришвәтчелек тәшкил итә. Әмма ул да ике яклы - ришвәт бирүчедә, алучы да закон каршында тигез җавап бирәләр. Шунысы ачык - коррупция илдәге экономика үсешен тоткарлый, җәмгыять нигезен какшата.
Ил халкы торган саен коррупциягә каршы көрәш алымнарының әһәмиятле булуын аңлый бара. Шуңа да карамастан, күпләр бу көрәшкә үз өлешләрен кертергә омтылмыйлар.
Әйтик, районда "ышаныч тартмасы" куелган иде, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары әледән-әле "кайнар телефоннар" эшләвен искәртеп килә. Ләкин мондый ысулларга ышаныч белдермәүчеләр җитәрлек.
Тик шулай да, коррупция очраклары белән очрашырга туры килсә, ваемсызлык белдермәсәгез иде - районыбызда билгеләп куелган "кайнар телефоннар"га шалтыратып, яисә район хакимияте бинасына керү ишеге янында урнаштырылган "ышаныч тартмасы"на аноним рәвештә хат язып салырга мөмкин.
Актаныш муниниципаль районында коррупция очраклары турында хәбәр итү өчен "ышаныч телефоннары":
8(85552) 3-15-05 Актаныш муниципаль районы Башлыгы кабул итү бүлмәсе
8(85552) 3-05-03 Актаныш муниципаль район Советының Оештыру бүлеге
8(85552) 3-18-71 Актаныш муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
8(85552) 3-09-13 Актаныш муниципаль районы прокуратурасының кабул итү бүлмәсе
8(85552) 3-15-44 ОАО «Татмедия» филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: