Актаныш

Ришвәтчелеккә каршы – “ялган детекторы”

Патша заманнарында ук ришвәтчелекнең тамырына балта чабарга теләгәннәр. Моңа Иван III тә омтылып караган, Явыз Иван исә ришвәтчелектә гаепләнгәннәргә үлем җәзасы керткән. Тик, ни кызганыч, әлеге афәтне һаман да җиңә алганыбыз юк... Бүген Казанда бу мәсьәлә буенча фикер алышырга Россиянең 56 төбәгеннән вәкилләр җыелды: Татарстан мәркәзендә Россия субъектларында ришвәтчелеккә каршы...

Патша заманнарында ук ришвәтчелекнең тамырына балта чабарга теләгәннәр. Моңа Иван III тә омтылып караган, Явыз Иван исә ришвәтчелектә гаепләнгәннәргә үлем җәзасы керткән. Тик, ни кызганыч, әлеге афәтне һаман да җиңә алганыбыз юк...
Бүген Казанда бу мәсьәлә буенча фикер алышырга Россиянең 56 төбәгеннән вәкилләр җыелды: Татарстан мәркәзендә Россия субъектларында ришвәтчелеккә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция уза.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә без ачыклыкка, халыкның белемен арттыруга аеруча зур игътибар бирәбез. Профилактикага да басым ясыйбыз. "Ачык Татарстан" системасы да бу эштә безгә ярдәмгә килә. Әлбәттә, ришвәтчелек иҗтимагый куркынычсызлыкка, икътисадка, сәяси тотрыклылыкка йогынты ясый. Көндәшлеккә сәләтле булыр өчен дә коррупциягә каршы көрәшергә кирәк. Бу авыруны бары тик күмәк тырышлык белән генә җиңеп була.
Әгәр илкүләм тикшеренүләр нәтиҗәсендә элек бары тик һәр унынчы очракта гына ришвәчелек фактлары ачыкланса, бүген ул һәр алтынчы очракта теркәлә. Мөрәҗәгатьләрнең саны елына 25 меңгә җитә.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Россия Президенты идарәсе референты Виталий Белинский исә бу чараның Татарстанда тикмәгә генә узмавын билгеләп үтте. Чөнки безнең республика тәҗрибәсен Россия күләмендә дә анализлаганнар. Өстәвенә, илебезнең һәр субъектында да, Татарстандагы кебек, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча фәнни-тикшеренү институты юк.
Профилактиканы - студент эскәмиясеннән
Аңлашыла ки: ришвәтчелекнең тамырын корытуны яшьтән үк башларга кирәк. Татарстанда балалар, студентлар, яшьләр арасында ришвәтчелеккә карата тискәре караш булдыру буенча "Бирмәскә һәм алмаска!" республика яшьләр программасы эшләп килә. Аның вәкилләре ел дәвамында студентларның хокукый белемнәрен күтәрә, балалар лагерьларында коррупция турында мәгълүмат бирелә, агитация чаралары уздыра.
- Безгә еш кына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә курыккан студентлар килә. Без арадашчы буларак чыгыш ясыйбыз. Өстәвенә, яшьләрне кабул итү бүлмәсе дә эшләп килә, - ди "Бирмәскә һәм алмаска!" коррупциягә каршы республика яшьләр программасы җитәкчесе Алла Абросимова.
2016 ел дәвамында анда 10 мөрәҗәгать кенә килеп ирешкән. Әлбәттә, бу - 200 мең студенты булган Татарстан өчен бик аз. Ләкин оешма вәкилләре моның белән килешми. "Без студентларны, беренче чиратта, үзләре ришвәтчелектән баш тарта, дип уйлыйбыз", - ди алар.
Район башлыкларын датчиклар белән тикшерәләр
Шунысын да искәртик, быел 17 районда ришвәтчелек белән бәйле очраклар теркәлгән. Нәтиҗәдә, 280 кеше җәзага тартылган. Алар арасында муниципаль структураларда, федераль, республика, хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә бар.
Республикабызда район башлыкларын махсус полиграф ярдәмендә тикшерәләр. Мондый тәҗрибә өч ел гына кулланылса да, үзенең уңышлы булуын күрсәтә. Аның төп максаты - ришвәтчелек очракларын киметү, коллективның социаль-психологик мөнәсәбәтләренә бәя бирү, оешманы контрольдә тоту.
- Без Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе белән хезмәттәшлек итәбез. Төрле дәрәҗәдәге түрәләрне тикшерү максатын күздә тотабыз. Әлбәттә, беренче чиратта, район башлыклары тикшерелә. Аның нәтиҗәләре Татарстан Президентына тапшырылган бәяләмәдә күрсәтелә. Аннан соң кемгә нинди җәза биреләчәге хәл ителә, - ди полиграфолог-белгеч Андрей Копылов.
Аңа өч ел дәвамында йөздән артык кешене тикшерергә туры килгән. Әлеге системада бер кешене тикшерү кимендә ике сәгатькә сузыла. Моның өчен ул махсус урындыкка утыртыла, тәненә датчиклар беркетелә. Әлбәттә, сораулар бирер алдыннан, оештыручылар арасында фикер алышу үткәрелә. Шунысын да искәртергә кирәк: бер үк сорауларны кимендә өч тапкыр бирәләр. Шул вакытта гына кешенең дөрес сөйлиме әллә шыттырамы икәнлеге ачыклана. Әгәр сорауга җавап биргәндә датчиклар буенча кешенең борчылганлыгы күренсә, 98 процент очракта бу булган мәгълүматны белә торып яшереп калу кебек кабул ителә. Һәр район башлыгы мондый сынауларны ике елга бер тапкыр узарга тиеш.
________________________________________
Илнар Гыйрфанов, "Россия юристлар ассоциациясе"нең Татарстан бүлеге рәисе:
- Ришвәтчелек бүген генә барлыкка килгән әйбер түгел. Ул элек тә булган, аның белән Петр I дә, Явыз Иван да көрәшкән. Минемчә, иң беренче чиратта, эшне кешеләрдән башларга кирәк. Ришвәт бирмәсәләр, аны алмыйлар дигән сүз бит инде. Халык дәүләт белән бергә моңа каршы чыгарга тиеш. Әгәр без ришвәтне бирмәскә өйрәтсәк, ул бетәргә мөмкин. Әлбәттә, бу 5-10 елда гына башкарыла торган эш түгел. Шулай ук мин ришвәтчеләргә карата үлем җәзасы кертү яклы. Әгәр ришвәтчелектә гаепләнгән кеше иректә йөри икән, башкалар да "Мин дә шулай эшли алам", дип уйлый бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: