Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхмәт сезгә, укучыларым!

“Соңгы звонок, соңгы дәрес! Хуш, мәктәбем” дип саубуллашканнарына аларның нәкъ менә 50 ел үтеп киткән.

              Елларның җуелмас хатирәләре аша күз алдына Актаныш урта мәктәбен 1972 елда тәмамлаган 10 татар “А” сыйныфы килеп баса. Әлеге сыйныфның параллель өлешендә 5-8 нче сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчесе булу бәхете миңа да тәтегән иде.
Бу сыйныф укучылары башкалардан оешканлыклары, белемгә омтылышлары, сәләтләре буенча, ул вакытта элита дип исәпләнгән рус класслары белән ярышып-терәшеп укый алулары белән аерылып тордылар. 
                  Мәктәпнең ул чордагы иң фәһемле, абруйлы-зыялы укытучылары белем бирде аларга. 5 нче класстан 10 нчы класска кадәр рус теле һәм әдәбияты фәненнән укыткан мәктәпнең директоры урынбасары Глүс Әмирҗан улы  үзе генә дә ни тора?! Аның белемле, таләпчән, кешелекле булуын тирән ихтирам белән искә ала бу чыгарылыш укучылары. Чиксез рәхмәтләре рухына дога булып ирешсен!
                Математика фәненең нигезенә төшендергән, пөхтәлеге, принципиаль булуы белән серле саннар дөньясына мәхәббәт тәрбияләгән Нәфисә Акмал кызы Акмалованы да тирән ихтирам хисләре белән искә төшерделәр. Югары сыйныфларда системалы белем биреп, төгәл фәннәргә юл ачкан Әлфия Низам кызы Гыйльфанова да аларда онытылмас хатирәләр, рәхмәтләр булып күңел түрендә саклана. Ә без сыйныф җитәкчеләре: Салиха Муллахмәт кызы Әхмәтова, Фәһимә Хафиз кызы Хафизова, Инесса Әбел кызы Шәйдуллиналар (алар икесе дә вафатлар, урыннары җәннәттә булсын!) бу укучыларның туган җирнең ышанычлы уллары-кызлары булуларын теләдек. Теләгебез тормышка ашты – менә 50 елдан соң укучыларыбыз безнең каршыда. Чәчләренә бераз гына бәс сарган, тормыш тәҗрибәсе маңгайларына эз салган. Җитәрлек акыл-гыйлем туплаган әфәнделәр һәм ханымнар басып тора. Бу классның вәгъдәле, иманлы булулары да күңелдә сөенеч тудыра.

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары"ның 24 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев