Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхмәт табибларга!

Депутатның табибларга рәхмәте “Рәхмәт табибларга!” дигән акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин район үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына азык-төлек тутырылган 25 кап бүләк итте.


Катлаулы эпидемиологик хәл медицина хезмәткәрләренең эшенең җаваплылыгын тагын да арттырды.  Табибларның, шәфкать туташларының күңелләрен аз булса да күтәрү максатыннан, Бердәм Рәсәй партиясе инициативасы белән  “Рәхмәт табибларга!” дигән акция игълан ителде. Телевизордан кешеләр аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Депутатлар исә урыннарга чыгып, табиблар белән очраша. 
-Гади булмаган шартларда мондый очрашулар да кирәк дип исәплим. Телефон аша гына түгел, кешенең күзенә карап әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелгә ныграк барып җитә. Сәламәтлекнең нигезен авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары, район үзәк хастаханәсе тәшкил итә. Минем сезгә, медицина хезмәткәрләре, хезмәтегез, халык арасында аңлату эшләре алып барганыгыз өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Авыру кешеләргә кирәк вакытында барып җитеп, ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт. Бу кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Киләчәктә күңелле шартларда очрашырга язсын. Гаиләләрегез, якыннарыгыз сәламәт булсын,  -диде Альберт Хәбибуллин. 
-Әлеге акция кысаларында безнең районга килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Чыннан да, аздан да күңел була. Безнең районда хәл чагыштырмача тыныч булса да, биредә хезмәт куючы медицина хезмәткәрләре беренче шалтырату белән авырулар янына ашыгучылар, үз сәламәтлекләрен куркыныч асына куючылар булып торалар. Анда нинди авыру көткәнен белмичә урыннарга чыгалар. Һәм үзләренең тиешле ярдәмнәрен күрсәтәләр. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге очрашу сезнең эшегезгә әз генә булса да дәрт өстәп җибәрсен иде. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугъры калып, район халкына хезмәт итәргә язсын, -диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева. 
- Әлеге бүләкләрне алып килгәнегез, хезмәтебезне бәяләгәнегез  өчен 415 кешедән торган үзебезнең коллектив исеменнән сезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә дә эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез. Бүләкләрне исә  беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүчеләргә бирәчәкбез. Моңа ашыгыч ярдәм бүлегендә, поликлиникада хезмәт куючы табиб һәм фельдшерлар керә. Чөнки нәкъ менә алар авыруларның өйләренә чыгалар, - диде баш табиб Айдар Хәев.  
Баш табиб  коронавирус буенча райондагы вазгыять белән дә таныштырып үтте. 
-Ил, республика буенча хәл чыннан да, катлаулы. Татарстан буенча гына да 80 ләп кешедә әлеге инфекция теркәлгән. Район буенча 124 кеше медицина күзәтүе астында тора. Март аеннан бирле 396 кешене күзәтү астына алганбыз. Болар вируслы кешеләр белән контактта булучылар. Нигездә Роспотребнадзорның күрсәтмәсе нигезендә читтән кайтучыларны күзәтүгә алабыз. Пандемия башлангач коронавируска  214 анализ алынды. Бүгенге көндә 147сенең нәтиҗәләре әзер. Аларда коронавирус билгеләре табылмаган. 
Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар дәвалый торган хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Март аеннан бирле 9 райондашыбызны шушы хастаханәгә дәваланырга җибәрдек. Аларның икесе тулысынча дәваланып кайтты. Әгәр үпкә ялкынсынуы көчле булмаганда, авыруны өйдә дәвалыйбыз. Шундый 14 райондашыбыз өйдә дәвалану курслары үтә. Аларның 6 сы тулысынча терелде. 
Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләрдән аеруча уяулык сорала. Алар моны үзләре дә шулай ди. 
-Авыр, катлаулы заманнар башланды. Чакыруларга иң беренче ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре чыгып китә. Алар нинди авыру янына барганнарын ныклап белмиләр дә. Чөнки күпчелек кеше чакыру вакытында төгәл мәгълүмат җиткерми. Фельдшерлар саклык костюмнарын киеп китәләр. Әгәр авыруның температурасы булып, хастаханәгә алып килергә кирәк булса, ул аерым бокска урнаштырыла. Әгәр өйдә калдыра торган булса, аның турында гомум-гамәли табибына хәбәр бирелә. Аны табиб барып карарга тиеш була.  Безнең саклык костюмнарыбыз, перчаткаларыбыз, битлекләребез җитә. Сакланып эшләргә тырышабыз. Безнең хезмәтне бәяләп, шушылай бүләкләр алып килгәне өчен Альберт Хәбибуллинга зур рәхмәт, - ди ашыгыч ярдәм бүлегенең  өлкән шәфкать туташы Филүзә Нугаева.
Табибларга авыр эшләрендә сабырлык, райондашларга сәламәтлек телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев