Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәмзия Әхмәтовадан маймыл елына теләкләр

Маймыл елы килә диләр, Кар шуңа ятмый микән? Салкын котып һавалары Безгә юл тапмый микән? Маймыл елы коры диеп, Әйтелгән сынамышта. Декабрь ае дип тормый, Коя бит яңгыр тышта. Туктасын иде бу яңгыр, Калсын яңа елга да. Нәрсә булыр, алгы җәйдә Сулар кипсә елгада. Аның елы килде диеп, Маймылланып, шат...

Маймыл елы килә диләр,
Кар шуңа ятмый микән?
Салкын котып һавалары
Безгә юл тапмый микән?
Маймыл елы коры диеп,
Әйтелгән сынамышта.
Декабрь ае дип тормый,
Коя бит яңгыр тышта.
Туктасын иде бу яңгыр,
Калсын яңа елга да.
Нәрсә булыр, алгы җәйдә
Сулар кипсә елгада.
Аның елы килде диеп,
Маймылланып, шат кына
Яшәп булмас бит ел буе,
Тик банан ашап кына.
Үткәрмәскә инде елны,
Лианада атынып.
Күңелләрдә хезмәт дәрте
Тормасын сүнеп-тынып.
Яңа елда һәркем менсен
Хыялы үрләренә.
Төшенсен Җирдә яшәүнең
Мәгънәсе серләренә.
һәр ел саен килә тора
Яңа хайван алмашка.
Хезмәт белән яшә, Кеше,
Маймыл булып калмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев