Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәнҗеп китмә, Флүрә!

"Тән авыртуы башка йөгергән кебек, үзара кайгыртучанлык күрсәтешү дә мөэминнәр өчен бурыч" ("Мең дә бер хәдис"тән). "Татарстан яшьләре" газетасыннан Дания Шәрипованың "Сорамагыз хәлләремне" дигән язмасын елый-елый укып утырганда, бертуган Фәнҗия апам килеп керде. "Флүрәнең аягын кискәннәр, алып кайтып күмгәннәр",- диде. Мин укыган мәкалә дә нәкъ шундый хәлне сурәтләгән иде. "Актаныш...

"Тән авыртуы башка йөгергән кебек, үзара кайгыртучанлык күрсәтешү дә мөэминнәр өчен бурыч" ("Мең дә бер хәдис"тән).
"Татарстан яшьләре" газетасыннан Дания Шәрипованың "Сорамагыз хәлләремне" дигән язмасын елый-елый укып утырганда, бертуган Фәнҗия апам килеп керде. "Флүрәнең аягын кискәннәр, алып кайтып күмгәннәр",- диде.
Мин укыган мәкалә дә нәкъ шундый хәлне сурәтләгән иде.
"Актаныш таңнары" газетасында басылган "Әлегә соң түгел" дигән язмамда (2011 ел, 28 гыйнвар) Флүрәнең хәленә битараф булмаска чакырып, мөрәҗәгать итеп караган идем, тик нәтиҗәсе генә булмады.
"Газы, ягарга утыны булмаган салкын өйдә ничекләр кыш чыгарлар",- дип уйладык та, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев белән килешеп, мәчеткә Мәүлид бәйрәменә җыелган кешеләр белән киңәшеп, авыл халкыннан акча җыеп, бер машина утын алырга булдык.
"Ил төкерсә- күл була" дигән мәкаль юктан гына тумаган. Барлыгы 9300 сум акча җыелды. Заманов Айзат (1000 сум), Зыязетдинов Әнвәр, Әхмәтгалиев Габдулла, Вахитов Фәнис, Миңнеханов Әбүзәр, Миргалимов Ришат, сөт җыючы Айрат Шәвәлиев 500әр сум зәкят бирделәр. Укытучылар коллективына (1100), үзләреннән өлеш керткән авылдашларга, Усыдан Гарипов Сөләйман белән Вәҗиев Глүскә зур рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә барыгызга да тән саулыгы, җан тынычлыгы, гаиләлеләргә тигезлек, эштәгеләргә уңышлар насыйп итсен. Акча җыюны башлап йөргән Фәүзия Замановага сәламәтлек, тигезлек, балалар, оныклар бәхете, дин гыйлемен өйрәнүдә уңышлар телибез.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 февраль, 2012 13 (9658) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев