Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Чөгәнәдә дүрт авыл өлкәннәрен берләштергән чара үтте (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән чара, чыннан да, рәхәтләнеп сөйләшергә, күңелләрне бушатырга, очрашырга бер матур сәбәп булды.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Актаныш районында бәйрәм чаралары дәвам итә. Район үзәгендә дә, җирлекләрдә дә өлкәннәребез катнашында төрле ярыш-бәйгеләр, тамашалар, алар өчен өчен чәй табыннары әзерләнә. 


Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова өлкәннәр ел да көтеп ала торган очрашуны быел бик үзенчәлекле, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек җылы итеп оештыруга ирешкән. Башка елларда җирлекнең һәр авылы үз өлкәннәрен үзе хөрмәтләгән булса, быел кадерле абый-апалар барысы да Чөгәнә авылы мәдәният йортына җыйналды. Актанышбаш, Чөгәнә, Ирмәш, Әҗәкүл авылларында гомер итүчеләрне бүген бер табын берләштерде. “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән чара, чыннан да, рәхәтләнеп сөйләшергә, күңелләрне бушатырга, очрашырга бер матур сәбәп булды. 


Бәйрәмне алып барган Сиринә Шәехова өлкәннәребезгә бер генә минутка да боегырга урын калдырмады. Аның “үзебезнең егетләр, үзебезнең кызлар”  дип табын артында утыручыларга мөрәҗәгать итүе абый-апаларны кабат яшьлекләренә алып кайтты. 


Бәйрәм башында Лилия Габитҗан кызы өлкәннәрне бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, аларга иң изге теләкләрен ирештерде. Җирлек тормышында актив  катнашкан һәркемгә Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды җитәкче. Бүген лаеклы ялдагы укытучылар да, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкәннәр дә, матур эшләре белән күпләргә үрнәк булучылар да хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Мул табын әзерләүгә, бүләкләр алуга матди ярдәм күрсәткән “Актаныш” агрофирмасына, шәхси эшмәкәр Айзат Газизҗановка дә рәхмәт сүзләрен ирештерде авыл башлыгы.

 
Бәйрәм барышында өлкәннәребезгә күңелле сюрпризлар да әзерләнгән иде. Райондашыбыз Риназ Әхмәтов бүләк иткән җырлар да, талантлы егетләребездән моңлы бүләкләр дә өлкәннәребез тарафыннан алкышларга күмелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев