Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Роберт Миңнуллин арабыздан китте

Бөтендөнья татар әдәбияты зур югалту кичерә

Каты авыру белән көрәште. Иҗаты белән кабатланмас эз калдырды.

Башкортстанның Илеш районында туып-үссә дә, әдип үзе әйткәнчә, авылларыбыз арасын Сөн елгасы гына аерып торды. Безнең Актанышыбыз өчен бик хөрмәтле, кадерле шәхес иде. Үз районыбыз кешесе итеп кабул иттек, чөнки якын туганнардай аралашып яшәү араларны һәрвакыт якынайтып торды. Шушы якташлык җепләренең ныклыгына Роберт Мөгаллим улы үзе дә зур өлеш кертте. Туган авылына кайтышлый Актанышка кагылып чыга иде. Халыкның, чын мәгънәсендә, яраткан шагыйре булып яшәде. Актанышның мактаулы гражданины дигән исеме бар.

Роберт Миңнуллинның балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган гүзәл Шәммәт авылында уза. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Озак еллар “Яшь ленинчы” газетасын җитәкли. 1988-1994 елда – Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 елда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
Роберт Миңнуллинның лирикасы бик тә популяр. Аның шигырьләрен яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Тапкырлыгы, җор теллелеге иҗатының төп асылын чагылдыра.

Татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Ганс Андерсен исемендәге халыкара әдәби бүләк, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе иясе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Гадилеге белән кешеләр мәхәббәтен яулаган, шигырьләре белән халык хәтеренә юл салган шәхесне югалту авыр, бик авыр. Ләкин аның исеме, җисеме онытылмас җырга әверелде. Ул шагыйрь генә түгел, педагог та, психолог та. Балаларга багышланган әсәрләре – тоташ тәрбия дәресе. Яхшылыкка, әдәплелеккә өнди, шигъриятне яраттыру көченә ия. Көйгә салынган сүзләре дә милләтебезгә хезмәт итүдән туктамаячак.
Шагыйрьнең якты истәлеге халык хәтереннән җуелмас. Урыны оҗмахта булсын. Хатыны Клара ханымның, балаларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Актаныш районы халкы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
27 март, 2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев