Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Роскомнадзорның Татарстанда «суверен интернет»ны сынау турында мәгълүматы юк

ТР буенча Роскомнадзор идарәсенең республикада «суверен интернет»ны сынавы турында мәгълүмат юк.

Бу хакта идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Галәветдинов хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Татарстан территориясендә «суверен интернет» системасын пилотлаштыру турындагы расланган мәгълүматлар юк», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Системаны сынау аркасында Татарстанда Интернет белән бәйле проблемалар турында мәгълүмат telegram-каналларда пәйда булды.

2019 елның ноябрендә законнарга кертелгән төзәтмәләрнең күп өлеше үз көченә керде. 

Бөтендөнья челтәренең чит ил тамыр серверларына тоташу мөмкинлеге булмаган очракта, Россия интернет-ресурсларының эшчәнлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче инфраструктура булдыру планлаштырыла. 

www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев