Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Роспотребнадзор кибетләр өчен яңа санитар таләпләр булдырган

Яңа кагыйдәләр 2031 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор азык-төлек продукциясе сата торган сәүдә объектлары һәм базарларга карата яңа санитар-эпидемиологик таләпләр проектын әзерләгән. Документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр 2031 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Алар кибетләр һәм базарларда азык-төлек продукциясе сату белән бәйле йогышлы авырулар һәм агулану очраклары барлыкка килү һәм таралуга юл куймас өчен булдырылган.

Аерым алганда, балык кибетләрен торак һәм административ биналар эчендә яки аларга кушып төзелгән сәүдә залларында урнаштыруны тыячаклар. Кибетләрнең сәүдә залларындагы тавыш дәрәҗәсе торак биналардагы тавыш дәрәҗәсенә карата белдерелгән гигиена таләпләренә җавап бирәчәк.

Реклама

Сатучыларга идәнгә төшеп киткән продукт белән сәүдә итүне, шулай ук төрелмәгән азык-төлекне үлчәргә рөхсәт итмәячәкләр.

«Сатып алучыларга хезмәт күрсәтү өчен контейнерлар, арбалар һәм кәрзиннәр куллана торган сәүдә объектларында әлеге контейнерларны эшкәртү һәм саклау өчен тиешле шартлар тудырылачак», диелә документта.

 https://tatar-inform.tatar/news/business/12-06-2020/rospotrebnadzor-kibetl-r-chen-ya-a-sanitar-tal-pl-r-buldyrgan-5749324

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев