Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды

Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. "Татар-информ" сайлау барышы белән таныштыра. Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә,...

Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. "Татар-информ" сайлау барышы белән таныштыра.
Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия илчелекләре һәм консуллыкларында ачылды.
Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентына кандидатлар исемлегендә: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.
Сайлау барышы белән "Татар-информ" сайтында танышып була. Онлайн-трансляция алып барыла. Редакция журналистлары бүген Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәгендә эшли, алар оператив мәгълүмат җиткереп барачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев