Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия гражданлыгы булмаганнарга

2016 елның 20 декабреннән "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Яңа канун буенча, 1991 елның 5 сентябренә кадәр СССР территориясендә туган гражданнар һәм аларның балалары үзләренең хокук статусларын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр көйли алалар. Бу категориягә түбәндәге затлар карый: - РФ гражданы паспортын 2002 елның 1 июленә...

2016 елның 20 декабреннән "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Яңа канун буенча, 1991 елның 5 сентябренә кадәр СССР территориясендә туган гражданнар һәм аларның балалары үзләренең хокук статусларын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр көйли алалар.
Бу категориягә түбәндәге затлар карый:
- РФ гражданы паспортын 2002 елның 1 июленә кадәр алган, ләкин гражданлык турындагы эшләрне алып баручы вәкаләтле орган тарафыннан Россия Федерациясе гражданлыгы билгеләнмәгән, чит ил гражданлыгы булган кешеләр;
- 2002 елның 1 ноябренә кадәр яшәү өчен Россия Федерациясенә килгән, тиешле тәртиптә Россия Федерациясе гражданлыгы алмаган, шул ук вакытта чит ил гражданлыгы яки чит илдә яшәү хокукы биргән гамәлдәге документы да булмаган элеккеге СССР гражданнары һәм аларның балигъ булган һәм балигъ булмаган балалары.
Миграция буенча бүлек тарафыннан Россиядә яшәүче, әмма үз хокук статусларын көйләмәгән затларны, шулай ук, Россия паспортын нигезсез алган затларны ачыклау буенча даими эш алып барыла. Федераль закон көченә керүгә, үз статусларын көйләү өчен райондагы миграция бүлегенә 3 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның икесе Россия Федерациясе гражданлыгы алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев