Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал

Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

Россия Хөкүмәте кешеләрнең кәгазь паспортларын электрон паспортларга алмаштыру турында фикер алыша. Бу турыда "Ведомости" хәбәр итте.

Әлеге инициатива концепциясе турында фикер алышу инде биш ел дәвамында бара. 2021 елдан башлап, Россия халкын электрон паспортларга күчерергә җыеналар.

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк. Монда СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һ.б. булыр дип планлаштырыла. Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.


Бу документ ярдәмендә кешеләр дәүләт хезмәтләрен һәм реестрларын куллана алачак. Хезмәт күрсәтүләр турында язма электрон рәвештә теркәләчәк.
 

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173084/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев