Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия көне белән, хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле актанышлылар! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләнеп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле.

 Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Россияне үзенең уртак йорты дип санаучы халыкларның күптөрлелеге, милли мәдәниятләр гармониясе һәм үзара уңайлы йогынтысы, тарихи традицияләргә тугрылык, гаҗәеп бай рухи һәм интеллектуаль куәт, җаваплылыкны үзеңә алган килеш, ирекле фикерләү һәм иҗат итү сәләте - алга таба тотрыклы һәм тайпылышсыз баруның чын нигезе.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Безнең казанышлар - рухи бергәлек хисләре һәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак һәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән миллионлаган татарстанлының фидакарь һәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.

Реклама

Кадерле райондашлар! Барыгызга да тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев